Күпләп кыяр үстерүче Нуриевлар: «Безнең кыяр җирдә түгел, капчыкларда үсә»

Әтнәнең Әйшияз авылында яшәүче Нуриевлар үстергән кыярның тәмен күрше районнарда да беләләр. Алар февраль ахырында ук уңыш ала башлаган. Аңа кадәр 8 Март бәйрәменә лалә чәчәкләре дә үстереп сатканнар. Теплицалары бер дә буш тормый, кыскасы.

Хуҗалык белән безне гаилә башлыгы Гаяз таныштырды. Ни өчен нәкъ менә яшелчә эшенә тотынганнар? Зоотехник һөнәренә укыгач, Гаяз төп йортка әти-әнисе янына кайта. Колхоз таралгач, үз эшләрен ачарга дигән фикергә килә алар. Хатыны Рәмзиянең туган ягы Кайбычка баргач, кыяр үстереп сатучыларны күрәләр. Шуннан соң алар да әлеге эшкә тотына. 2012 ел була бу. Дәүләттән 1,5 миллион сум грант откач, дүрт сутыйлы теплицалар ясаталар.

– Теплицаның берсен – полиэтилен, икенчесен поликарбонат белән тышладык. Полиэтиленны ел саен алыштырып торырга кирәк, ләкин ул яктылыкны яхшы үткәрә. Поликарбонат чыдамлырак, ләкин кояш нурларын аз кертә, – ди эшмәкәр. – Теплицаларга газ кергән, су сибү автоматка көйләнгән. Безнең кыяр җирдә түгел, ә сигез литр туфрак сыйдырышлы полиэтилен капчыкларда утыра. Уңыш мул булсын өчен, капчык эченә –торф, черемә, пычкы чүбе, төбенә бераз салам салабыз.

Теплица эчендә аерым бер дөнья. Мине өз, дип торган кыярларга карап хәйран каласың. Инде бер ботакта берәр чиләк җыеп алырлык булып өлгергәннәр. Бал кортлары да үз эшен эшли икән. Гаяз җаен тапкан: кыярлар янына умарта да куйган. Хәер, Нуриевлар үзләре дә бал кортыннан ким түгел. Кыяр орлыгын инде гыйнвар башында утыртып куялар. Аныңчы теплицага лалә чәчәкләре утыртыла. Чәчәкләрне сатып бетергәч, кыярга күчәләр. Кешеләргә помидор, борыч үсентеләре дә үстереп бирәләр. Аларны да саткач, иркенләп кыяр үстерә башлыйлар.

– Кешеләр үз бакчаларында кыяр ашый башлагач, безнең эш туктала инде. Әмма тырышлык бушка китми – без тирә-як авылларны кыш айларында ук кыяр белән сыйлыйбыз, – ди Гаяз. – Кыярга бер дә химия сибәсе килми. Әле менә яфраклары саргаеп китте. Аңа карап кыяр уңышы кимемәде.

Без килгәндә иртәдән җыйган кыяр инде сатуга китеп беткән иде. Ишегалдындагы кибетләрендә бары тик 2–3 кило яшелчә калган.

– Бик яратып алалар. Кешегә ошагач, безгә рәхәт. Хәзер бит халыкны алдап булмый. Кирәкмәс әйбер сибәсең икән, хәзер сизелә. Табигый булсын, дибез. Шуңа тәмле ул, – ди гаилә башлыгы. – Кыярны бары тик иртәнге якта  җыярга кирәк. Чөнки кичкә таба гына үсә ул. Беренче елларны, белмичә, әле вакыт бар дип, уңышны кичтән җыеп куя идек. Бу дөрес түгел икән. Кыярга суны көнозын сибәбез. Кояш чыгып, ике сәгать узганнан соң сибә башларга, кояш баерга ике сәгать кала сибүне туктатырга кирәк. Көненә дә карыйбыз инде: кызурак булса, суны арттырасың, салкын булса – киметәсең. Көндез теплицадагы температура – 21–23, төнлә 16–19 градустан ким булмаска тиеш.

Гаяз белән Рәмзия өч малай тәрбияләп үстергән. Кечкенәләре Айрат төп йортта каласы икән. Ул бүген әти-әнисенә ярдәм итә.

– Рәмзия – Кайбычтан төп йортка килен булып төшкән кеше. Әти-әни белән матур яшәдек. Бер-беребезне аңлап гомер итәбез. Тормышның кадерен белә торган яшьтә инде без, – ди Гаяз. – Яратып яшәргә, һәр мизгелнең кадерен белергә кирәк. Вакытны дөрес бүлсәң, барысына да җитешәсең. Бар да нияттән тора. Иртәнге намазны укып, эшкә тотынсаң, көн уңышлы була. Бәхетемне туган җирдә таптым мин. Башкаларга шуны телим. Үзең тапкан мал белән гомер итүгә ни җитә!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү