Казанда йорт түбәсеннән егылган хатын-кыз КФУда физкультура укыткан

Казанның йорт түбәсеннән егылган хатын-кызга бәйле фаҗиганең нечкәлекләре ачыкланган.

Казанның иң биек йорт түбәсеннән егылып төшкән хатын-кыз Казан федераль университетында физкультура укыткан. Бу хакта “KazanFirst” агентлыгына һәлак булучының студентлары хәбәр иткән.

Йорт түбәсеннән егылган хатын-кызга 61 яшь булган. КФУның физкультура кафедрасында өлкән педагог вазыйфасында эшләгән. Спорт гимнастикасы буенча спорт мастеры һәм аэробика буенча Россиянең элеккеге чемпионы.

Исегезгә төшерәбез: түбә ишеге ябык булган. Һәлак булган хатын-кызның ишекне ничек ачуы билгесез. Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү