Россиянең финанс хакимиятләре агымдагы ел һәм 2025–2026 еллар бюджетына төзәтмәләр кертә. Сәбәбе: газ һәм нефть сатудан көтелгән керемнәр фаразлаганнан кимрәк булачак. 2024 елда углеводород керемнәре 11,5 триллион сум булыр дип көткәннәр иде. Ягулык чималына бәяләр югары торуга карамастан, бюджетның яңа версиясендә санны 10,98 миллиард сумга кадәр киметергә туры килде. Эшкәртүгә җибәрелгән нефть чималына акциз керемнәре 560,2 миллиард сумга кадәр кимегән, өстәмә кыйммәт салымы 255 миллиард сум гына калган, газга файдалы казылмалар салымы (НДПИ) – 141,7 миллиард сум гына. Нефтькә НДПИ арткан, 308,8 миллиард сумга җиткән.
Финанс министрлыгы бер үк вакытта файдалы казылмалар салымын арттыруны күбрәк тармакларга җәелдерә. Ташкүмер, алтын һәм алмазлар күбрәк НДПИ түләргә мәҗбүр ителә. Ташкүмер тармагы болай да авыр чор кичерә: экспорт кими, бәяләр түбәнәя, транспорт чыгымнары арта. Белгечләр «предприятиеләрнең чыгымнары болай да үсте, НДПИга салым табышның бер өлешен тартып алачак, логистикага чыгымнар үсү шартларында ул табыш буламы-юкмы әле», – дигән фикер әйтәләр. Neft Research консалтинг компаниясе җитәкчеләреннән берсе Александр Котов: «Ташкүмер экспортлаучылар болай да тискәре рентабельлек белән эшли», – ди. Салым йөген арттыру җитештерүнең кимүенә китерәчәк дигән фикерне алга сөрә ул.
Кайбер тармаклар болай да җитештерүне ике урынлы сан белән киметә. Быелның беренче кварталында зур диаметрлы торбалар җитештерү үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 25 процентка кимегән. Торба заводлары үз куәтләрен 50 процентка гына файдалана икән.
Энергетика министрлыгы бензин җитештерү турындагы саннарны игълан итүдән туктады. Соңгы тапкыр апрельдә мотор ягулыгының 20 процентка кимрәк җитештерелүен әйткән иде.
Роструд тагын бер кызыклы сан китерә: югары белем ияләренең хезмәт хаклары кими. 2023 елда бакалаврлар һәм магистрларның хезмәт хаклары 2019 ел белән чагыштырганда уртача 20 мең сумга кимегән. Магистрлар аеруча күп югалта икән. 2019 елда аларның хезмәт хакы уртача 106,3 мең сум булса, 2023 елда – 85,5 мең генә. Бакалаврлар 2019 елда уртача 84,3 мең сумга эшләгән, 2023 ел хезмәт хакы – бары тик 61,2 мең генә. Вәгъдә ителгән ыргылышны һәм импортны алыштыруны тәэмин итүче көчләр аз алып, нәтиҗәлерәк эшләрме дигән сорау туа.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat