Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Санкт-Петербургкта. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
5-7 июньдә Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумы чараларында катнашачак. Программада 30га якын очрашу һәм килешүләр имзалау планлаштырылган.
«Экспофорум» күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы стенды урнаштырылган, диде агентлык әңгәмәдәше.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat