Бүген Петербург Халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Томск өлкәсе губернаторы Владимир Мазур белән очрашты.
Соңгы мәгълүматларга караганда, ике төбәк арасындагы товар әйләнеше 1,7 млрд сум тирәсе. Татарстан Томск өлкәсенә йөк автомбильләре, шин продукциясе, медицина җиһазлары, дарулар җибәрә. Томск өлкәсеннән исә химия продукциясен, кабель сатып ала. “Машина төзелеше, нефть химиясе, энергетика өлкәсендә бергәләп эшләү өчен яхшы мөмкинлекләр бар. Үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен республика самосваллар, нефть һәм газ чыгару комплексы өчен машиналар, урман ташу, авыл хуҗалыгы техникасы тәкъдим итә ала”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе өлкә җитәкчлегенә KazanForumда катнашканары өчен рәхмәт әйтте. Томск өлкәсе – Себер федераль округыннан үз экспозициясен оештырган бердәнбер төбәк булды. Владимир Мазур әйтүенчә, өлкә делегациясе KazanForumда файдалы очрашулар уздырган. “Без бер урында гына тормыйбыз. Бездә нефть һәм газ химиясе проектлары күп. Бу юнәлештә Татарстанның тәҗрибәсе кызыклы”, – диде ул.
Очрашу ахырында ике арада 204-207 елларда сәүдә-икътисад, фән-техника, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне тормышка ашыру буенча планны имзаладылар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat