Финанс министры Радик Гайзатуллин: «2024 елгы бюджетның уңышлы үтәләчәгенә өметләнәбез»

 2023 елда Татарстан бюджеты үтәлеше турында хисап, Бюджет кодексы нигезендә, Дәүләт Советына карап тикшерүгә кертелде. «ВТ» хәбәрчесе финанс министры Радик Гайзатуллин белән 2023 ел бюджеты һәм быелгы керемнәр турында  сөйләште.

  Радик Рәүфович, әңгәмәбезнең төп темасы узган елгы бюджетның үтәлеше турында хисап. 2023 елгы бюджетның элеккеләреннән аермасы бармы?

–  Әлбәттә, 2023 елда дөньядагы киеренкелек, инфляция, яңа санкцияләр, бюджет дефициты һәм башка җитди мәсьәләләр бюджет үтәлеше барышында кайбер кыенлыклар тудырды. Әмма салым түләүчеләр – физик затлар һәм предприятиеләр ярдәмендә, шулай ук Татарстанда бюджет системасының көйле эшләве нәтиҗәсендә кыенлыклардан чыгу юлы табылды. Татарстанлылар да, республика кунаклары да бездә яшәү дәрәҗәсенең елдан-ел яхшыра баруын сизәдер дип уйлыйм. Ел саен балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр, юллар төзелә, ремонтлана, күпбалалы гаиләләргә ярдәм күрсәтелә, зур проектлар гамәлгә ашырыла.

Узган елда Татарстанда төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча тотрыклы уңай динамика күзәтелде. Бу күрсәткечләрнең үсеше барлык дәрәҗәләрдәге бюджетлар кеременә уңай йогынты ясады. Бигрәк тә физик затларның керемнәренә салым күләмен билгеләп үтәсем килә. 2023 елда берләштерелгән бюджетта – 141,5 миллиард сум, Татарстан Республикасы бюджетында 96,9 миллиард сум күләмендә салым тупланды. Әлеге салымның уңай динамикасына уртача хезмәт хакының үсүе зур йогынты ясады, әлбәттә. 2023 елда ул 18,8 процентка артты.

Касса чыгымнары 2023 елда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты буенча – 589,4 млрд сум, республика бюджеты буенча 510,2 млрд сум тәшкил итте. Иң күп акча таләп иткән юнәлешләр: мәгариф (100,6 млрд сум), социаль сәясәт (58,7 млрд сум), сәламәтлек саклау өлкәләре (50,8 млрд сум).

Әлеге чыгымнар Татарстан Республикасы Рәисенең Дәүләт Советына Юлламасында куйган бурычларны тормышка ашыруга юнәлтелде.

– Радик Рәүфович, республика Хисап палатасы бәяләмәсенә караганда, билгеле бер күләмдәге акча үзләштерелмичә калган. Бюджет дефициты шартларында моны ничек аңларга? Сәбәпләре нинди?

– Бюджет буенча алганда, иң элек 2023 ел чыгымнарының 2024 елга күчүенә бәйле бу. Хисап елында әлеге чыгымнарның башкарылмавы сәбәпле, дефицит күләме кимеде. Шуңа күрә ниндидер кредитлар алу да кирәк булмады.

Хисаптагы саннарны аңлатып үтәм. Тулаем алганда, 2023 елда Татарстан Республикасы бюджетында чыгымнар 510 млрд сум яки планның 97 процентын тәшкил итте. Планда 525 млрд сум каралган иде. Димәк, планның үтәлмәгән өлеше 15 млрд сум тәшкил итә.

Үзләштерелмичә калган акчаның төп өлешен – 8,3 млрд сумны – транспорт сатып алу һәм инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру өчен 2023 ел ахырында 10,4 млрд сум күләмендә алынган махсус казна кредитлары тәшкил итә. Әлеге акча агымдагы елда тотыла.

Акчаның бер өлеше (2,7 млрд сум) 2024 елда дәүләт контрактлары нигезендә юл эшләре, социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау программасы буенча тотылачак. Татарстан Хөкүмәте тарафыннан бу җәһәттән тиешле карар кабул ителде.

Калганы, тәгаенләп әйтсәк, 4 млрд сумы – конкурс нәтиҗәләре буенча һәм аерым чыгымнарның гариза буенча гына башкарылуына бәйле рәвештә янга калган акча.

– Татарстан финанс, казначылык, салым органнарының 2024 елның 1 кварталы йомгаклары буенча республика киңәшмәсе алдыннан узган соңгы әңгәмәбезне дә искә төшереп үтик әле. Киңәшмә барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елның I кварталында предприятиеләр республиканың берләштерелгән бюджетына 42,8 млрд сум керткәнлеген басым ясап әйтте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5 миллиардка кимрәк бу. Менә инде 2024 елның 4 ае тәмамланды. Хәзерге вакытта бюджетның керем өлеше буенча, аерым алганда, табышка салым буенча хәлләрне сөйләп үтсәгез иде.

– Югарыда бәян ителгәннәргә өстәп, тагын шуны әйтергә мөмкин: предприятиеләрнең башлангыч фаразлары нигезендә, беренче яртыеллыкта табышка салымның 8,5 млрд сумга кимүе көтелә.

Әлбәттә инде, табышка салым буенча хәлләр бик үк уңай түгел. Бюджетның керем өлешен үтәүгә күп нәрсәләр йогынты ясый, шуңа күрә салым керемнәре кимүен гадәттә зур күләмдә салым түләп килгән предприятиеләрнең начаррак эшли башлавы белән генә бәйләү дөрес булмас. Республика предприятиеләре катлаулы икътисадый шартларда, дөньядагы киеренке геосәяси вазгыять басымында, шул ук вакытта салым салудагы, бәя сәясәтендәге үзгәрешләргә яраклашып, яңа үсеш юлларын эзләүне туктатмый. Моннан тыш, илебез санкцияләргә, яңа авырлыкларга дучар булды, ә аларны бер ел эчендә генә җиңеп чыгу мөмкин түгел. Шуңа күрә бюджет процессында катнашучыларга рәхмәттән башка сүз юк.

Гомумән алганда, бюджетның керем өлешендә уңай динамика да юк түгел. Акрынрак һәм тотрыксызрак  булса да, бар. Мәсәлән, бюджет кеременең мөһим чыганагы – физик затларның кеременә салым. Агымдагы елның 4 аенда республиканың берләштерелгән бюджетына 43 млрд сум күләмендә салым керде. Нәкъ менә әлеге салым буенча керемнәр 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 12,6 млрд сумга артты. Һичшиксез, күңелдә канәгатьлек хисе уята торган сан бу.

Шуны әйтә алам: агымдагы елда бюджет керемнәре Татарстан Финанс министрлыгына бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын тулы күләмендә һәм үз вакытында күчерү, бюджет учреждениеләренең планлаштырылган чыгымнарын җитәрлек күләмдә финанслау мөмкинлеге бирә.

Бюджетның бу статьялары  һәрвакыт  беренче чиратта финанслана. Барлык социаль йөкләмәләрне үтәү, шул исәптән хезмәт хакын вакытында һәм тулы күләмендә түләү – безнең төп бурыч.

2024 ел нәтиҗәләре буенча бюджет үтәләчәк. Моның өчен барлык  алшартлар бар.

 


Фикер өстәү