Индус Таһиров: «Татарларны монголлар белән бер кавем итеп күрсәтү дөреслеккә туры килми»

Без кем? Татар сүзе кайдан килеп чыккан? Нәрсәне аңлата? Мәңгелек татар халкының мәңгелек сораулары бу. Әйтергә кирәк, әлеге темага игътибар зур. 29 май көненең Татар этнонимы көне дип билгеләнүе дә юкка түгелдер. Бу җәһәттән тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров белән без янә бер тапкыр шул хакта гәпләшеп алдык.

Индус Ризакович, дөньяда бер тамырдан барлыкка килгән бер генә халык та юк, дип язган күренекле тарихчыбыз Газиз Гобәйдуллин. Шунлыктан ул, халыкларның чыгышын билгеләгәндә, аларның һәр тамырын җентекләп тикшерү зарур дип санаган. Бу сүзләр татарларга бигрәк тә кагыладыр?

– Сүз дә юк. Татар гасырлар буена дөньяны иңләп-буйлап яшәгән. Кайда гына яшәмәгән ул: Испания, Италия дисеңме, бүгенге Россиянең көньягы яки төньягы, көнчыгыш яки көнбатышымы – кая карасаң да, татар эзләре. Ә бүгенге татарны исә үзара төрле мөнәсәбәтләрдә торган төрки тамырлар барлыкка китергән.

– «Татар кем ул?» – дигән сорауга төрлечә җавап бирәләр. Берәүләр аны болгар дип, икенчеләре Алтын Урда татарлары дип фаразлый…

– Аңлаешлырак булсын өчен сүзне борынгы татарлардан башлыйк әле. Инглиз галиме, мәшһүр дипломат һәм тарихчы Эдвард Паркерның ике «Татарлар тарихыннан мең ел» һәм «Татарлар: бөек халыкның барлыкка килү тарихы» дигән китаплары бар. Беренчесе 1895 елда, икенчесе, бераз үзгәртелеп, 1911 елда дөнья күргән. Бездә аларның тәрҗемәләре 2003 һәм 2011 елда гына басылып чыкты. Китапларның икесе дә беравыздан диярлек татарның бөеклеге, аның данлы башлангычы турында сөйли. Алар белән танышканнан соң, чыннан да, татарларның төркилек башында торган иң затлы нәселләрдән икәнлегенә ышанасың. Анда күп гасырлар дәвамында Кытай империясенең бердәнбер күршесе булган татар кабиләләренең Азия далаларындагы дәһшәтле дәүләтләре турында сүз бара. Басмаларда тупланган фактлар, моннан 25 гасыр элек татар исемле кечкенә генә кабилә булып, соңрак аның исеме барлык тугандаш кабиләләрнең, шул исәптән һуннарның да җыелма исеменә әверелүе турында сөйли. Кытай тирәсендә Гансу, Ляо дип аталган ике татар дәүләте булган. Алар арасындагы җирләр «татар далалары» дип аталган.

– Эдвард Паркерга кадәр татар тарихы белән кызыксынучылар булгандыр бит?

– Бар. Әмма аларның хезмәтләренә тиешле бәя бирелмәгән. Әйтергә кирәк, заманында башка тарихчыларның чыганакларны өйрәнү мөмкинлекләре дә азрак булган, ә бөек Кытай империясе дипломаты Паркерга теләсә кайда ишекләр ачык була. Шулай булуга карамастан, инглиз, кытай телләрендә басылып чыкканнан соң да, әсәр игътибар үзәгеннән читтә кала. Моның сәбәбе бер генә инде. Көнбатыш галимнәренең күзләрен евроцентризм томалаган булса, Россия тарихчыларының күпчелеге бөек державачылык томанында йөзә. Ничек инде ул ниндидер коллыкта, ә соңрак автоном хокукта яшәгән татарлар бөек булсыннар ди?!

– Татарның бөеклек чоры кайчан һәм ничек тәмамлана?

– Татарларның бөеклек чоры Чыңгыз ханның, кытайлар ярдәмендә татар ханы Муджин Солтанны җиңеп, үзен үтереп, күпсанлы татарны кыруы белән тәмамлана. Шуның белән татар тарихының монгол чоры башлана.

– Күп вакыт татарларны монголлар белән бутап, аларны бер кавем итеп күрсәтеп килделәр…

– Бу һич кенә дә дөреслеккә туры килми. Әгәр бер кавем булсалар, Чыңгыз хан татарларга карата коточкыч, башка сыймаслык вәхшилекләр кылмаган булыр иде. Әгәр моңа кадәр монголлар татарлар хакимлегендә булса, Чыңгыз ханнан башлап, татарлар үзләре аларга буйсынып яши башлый. Татар кабиләләренең күбесе качып котыла яки монгол гаскәрләренә кушыла. Чыңгыз хан походларда һәрвакыт татарларны алдан җибәрә торган булган һәм шуңа күрә туктаусыз: «Әнә татарлар килә!» – дигән сүзләр яңгырап торган. Шунлыктан «татар» исеме янә киң тарала башлаган. Ахыр чиктә монголлар кыпчак далаларында, болгар илендә, төркиләр камалышында кала. Азчылык тәшкил итү сәбәпле, алар тиз арада төрки күпчелеккә сеңеп, туганлашып бетә.

– Димәк, бу Алтын Урда чоры башланды дигән сүз? Тагын сорау туа. Без – Алтын Урдадан чыккан татарлармы? Кыпчаклармы? Болгарлармы?

– Чыңгыз белән килгән татарлар һәм азчылык тәшкил иткән монголлар кыпчаклар яшәгән киң далаларга сибелә. Болгарлар да шул казанда кайный. Әмма «татар» атамасы өстенлек ала. Акрынлап барысын да шушы исем белән йөртә башлыйлар.

– Ә тел ниләр кичергән?

– Алтай якларыннан килгән татарлар, болгарлар һәм кыпчаклар бер-берсенә якын диалектларда сөйләшкәннәр. Ләкин кыпчак диалекты өстенлек итә башлаган. Димәк, яңа рәвештәге татар теленең нигезенә кыпчак диалекты яткан. Әмма бу телнең формалашуында борынгы татар, болгар сөйләшләренең дә өлеше аз булмаган.

– Димәк, Алтын Урда чоры, төрки тамырларыбызны бер казанда кайнатып, юкка чыккан бөеклегебезне кайтаруга сәбәп була?

– Фактлар, монголлар төзегән Алтын Урда дәүләтен үзләштереп, татар тамырының искиткеч көчкә ия икәнлеген исбатлый. Алар илнең төп хуҗаларына әвереләләр. Тик совет җәмгыятендә моны күрсәтүгә дә табу салынган иде. Тарих китапларында татарлар Чыңгыз хан белән килгән явыз, кыргый монгол калдыклары итеп күрсәтелә. «Татар» атамасы хурлыклы тамгага әверелә. Без – болгарлар, дип күтәрелеп чыгу да әнә шул тамгадан котылу өчен эшләнде дип беләм. 2002 елгы җанисәп вакытында да болгарчылык хәрәкәте үзен сиздергән иде. Ул вакытта берничә йөз кеше, үзләрен болгар дип яздырып, татарлыктан китәргә маташты. Тик татарлыктан алай гына котылып булмый. Әгәр телең, гореф-гадәтләрең татарныкы, ата-бабаларың татар икән, син инде, кем булып язылуыңа карамастан, татар булып каласың. Әйтергә кирәк, бу болгарлыктан йөз чөерү дигән сүз түгел. Чөнки Болгар – динебезнең рәсми башы. Шәһәрләр кору, һөнәрчелек, сәнәгать, сәүдә, ислам мәдәнияте һәм башка бик күп нәрсәләр шул чорда барлыкка килгән. Болар барысы бергә, ныклы тамыр җәеп, татарлыкның нигезен салуга зур өлеш керткән. Тик үзара сугышлар, аңлашылмаучылыклар Алтын Урданы эчке яктан кимерә һәм ахыр чиктә ул бердәм дәүләт булудан туктый. Бүгенге көнгә кадәр югалтканнарыбыз санап бетергесез күп. 1552 елда кыска гына вакыт эчендә Казан җир белән тигезләнә диярлек. Татарлар яшәү өчен уңайлы булган урыннардан сөрелә. Гасырлар буена җыелган рухи байлыгыбыз юкка чыга. Бәлки, башка бер халык шушы сынаулар аша үтә алмаган, инде күптән үлгән-беткән булыр иде. Ләкин татар – үлемне дә, кайгыны да җиңәргә өйрәнгән, тарих тарафыннан ныклап чарланган халык. Аңа яшәү көчен әнә шул тамырлары биреп тора.

Заманында, телебезгә хаҗәтлек булганлыктан, 1303 елда Рим шәһәрендә Көнбатыш сәяхәтчеләре өчен махсус рәвештә «Кодекс Куманикус» дигән сүзлек булдырыла. Сәүдәгәрләргә, сәфәргә чыкканда, татар телен белгән тәрҗемәчеләр алырга тәкъдим ителә. Шушы сүзлектәге җөмләләр, әйтемнәр нәкъ бүгенгечә яңгырый.

 

 


Фикер өстәү