Миңнеханов Пушкинның туган көненә төшерелгән клипның тизерын телеграмда урнаштырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бөек рус шагыйре Александр Пушкинның туган көненә төшерелгән клипның тизерын телеграм-каналында урнаштырды. Шагыйрь сүзләренә яңа романс Татарстанда шагыйрьнең туган көне уңаеннан иҗат ителгән.

«Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне белән! Рус теле көне белән!» — дип язган республика җитәкчесе.

Искәртеп узабыз, бүген – Пушкинның тууына 225 ел. Ул яшәгән дәвердә сиксәнгә якын романс иҗат ителгән. Глинка, Рахманинов, Алябьев, Даргомыжский кебек композиторлар шагыйрь сүзләренә көй язган. XX гасырда (1932 елда) композитор Шапорин тарафыннан иң популяр романс дөньяга килгән.

Шагыйрьнең талантына хөрмәт йөзеннән, Татарстанда аның «Признание» шигыренә яңа җыр яздылар. Клипны төшерүчеләр әйтүенчә, романска музыканы композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмир Низамов иҗат иткән. Романсны Россиянең Көмеш тавышы Эльмира Кәлимуллина һәм Татарстан Рәисе Стипендиаты, Бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләр лауреаты Игнат Изотов башкарды. Продюсеры — Kingof Media видеопродакшн студиясе җитәкчесе Роман Королев, дип яза «Татар-информ».

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү