Фәрит Мөхәммәтшин: Федераль үзәктә безнең карарны көтәләр

Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында Россия Салым Кодексына үзгәрешләр кертү турында сөйләштеләр. Парламентның Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты җитәкчесе Леонид Якунин белдергәнчә, Татарстан федераль үзәккә гадиләштерелгән салым системасы өчен ставканы 8 һәм 20 процент күләмендә калдырырга тәкъдим итәчәк.

“Россия Финанс министрлыгы ил Хөкүмәтенә салым системасына үзгәрешләр кертү турында закон проектын кертте. Кичә ул безгә дә килде. Документ 250 биттән тора. Аны тәүлек буе өйрәндек. Гадиләштерелгән салым системасы өчен ставканы 6 һәм 15 процент дәрәҗәсендә кабул итмәкчеләр. Былтыр исә без 8 һәм 20 процент салым ставкасыннан файдаланып, 3 миллиард сумнан артык акча алдык. Дәүләт Думасында безнең фикеребезне белергә телиләр. Гадиләштерелгән салым системасын үзгәртү республикада югалтуларга китерәчәк. Шуңа күрә аны 8 һәм 20 процент дәрәҗәсендә калдырырга тәкъдим итәбез”, – диде Леонид Якунин.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, федераль үзәктә безнең карарны көтәләр. “Без Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатларга республиканың бу мәсьәләгә карата фикерен җиткерүләрен сораячакбыз. Ә алар безнең унбишәү. Залда алар бармы? Берсе дә юкмы? Юк. Куарга кирәк аларны”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин сүз бик мөһим мәсьәлә турында баруын искәртеп.

“Бу уңайдан Татарстан бернинди өстәмә керем алмаячак”, – дип тә ассызыклады утырышта катнашкан Татарстан Финанс министры Радик Гайзатуллин.

Билгеле булганча, илнең Финанс министрлыгы салым салу системасына үзгәрешләр тәкъдим итте. Аерым алганда, физик затларның кеременә салым салганда “прогрессив шкала” кулланырга тәкъдим иттеләр. ягъни, керем күбрәк булган саен, салым ставкасы да артачак. Шулай ук кече һәм урта бизнес өчен гадиләштерелгән салым системасына бәйле үзгәрешләр дә бар. 60 миллион сумнан күбрәк керем алучы бизнес вәкилләре өстәмә кыйммәткә салым да түләргә тиеш булачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү