Киңәшле җыен: Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург халыкара икътисадый форумында катнаша

Бу көннәрдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург халыкара икътисадый форумында катнаша. Эшлекле очрашулар, килешүләр, сөйләшүләр – форум кысасында Рәис әнә шулар белән мәшгуль.

Инновацион төбәкләр. Рәис беренче көнне Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясенә кергән башлыклар белән очрашты. Киңәшмә Санкт-Петербургта Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин рәислегендә узды. Искәртеп узыйк: 2012 елдан башлап Рөстәм Миңнеханов әлеге ассоциациясе советының рәисе булып тора.

 Сүз уңаеннан, бу ассоциациягә 18 төбәк керә. Әлеге төбәкләргә эчке тулай продуктның дүрттән бер өлеше һәм барлык инновацион продукциянең өчтән бер өлешеннән артыгы туры килә.

– Февраль аенда ил Президенты фәнни-технологик үсешнең яңартылган стратегиясен раслады. Ул фәнни-технологик үсеш белән идарә итүдә төбәкләрнең ролен көчәйтүне күздә тота, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Рәис әйтүенчә, бу җәһәттән хәзерге вакытта төбәкләр иң яхшы тәҗрибәсе белән уртаклашырга тиеш.

Бу көнне Татарстан башлыгы ассоциация директоры Александр Смекалин белән дә очрашты. Очрашуда соңгы ярты елдагы эшчәнлекнең төп нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Хакасия дә кирәк, Мисыр да. Санкт-Петербургтагы эш сәфәре кысасында Рөстәм Миңнеханов берничә төбәк һәм чит ил вәкилләре белән очрашулар үткәрде.

Әйтик, ул Томск өлкәсе губернаторы Владимир Мазур белән күрешеп, ике арадагы хезмәттәшлек турында фикер алышты. Сүз уңаеннан, ике төбәк арасында товар әйләнеше 1,7 млрд сумны тәшкил итә. Татарстан Томскига йөк машиналары, шиннар, медицина җиһазлары, дарулар җибәрә. Томскидан республикага химия продукциясе, кабельләр кайтарыла. Рөстәм Миңнеханов энергетика, машина төзелеше, нефть химиясе тармакларында хезмәттәшлекне үстереп булыр иде дигән фикердә.

Хакасия башлыгы Валентин Коновалов белән очрашуда исә рух һәм мәдәният уртаклыгына да игътибар итте Рәис.

– Безнең республикалар күп өлкәләрдә хезмәттәшлек итә ала. Татарлар, хакаслар кебек үк, төрки тамырларга ия, безнең телләр охшаш, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Әлегә безнең төбәкара товар әйләнеше бик зур түгел – нибары 240 млн сум. Без йөк автомобильләре, шин продукциясе, көндәлек куллану товарлары белән тәэмин итүне арттырырга әзер. Безгә уртак эшнең яңа юнәлешләрен барларга кирәк.

Рәис сүзләрен төбәк башлыгы да хуплады. Татарстан тәҗрибәсенең алар өчен дә файдалы булуына да басым ясады Хакасия җитәкчесе.

Чит ил партнерларына килсәк, форум кысасында Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасының сәүдә һәм сәнәгать министры Әхмәд Самир белән очрашты. Рәис искәрткәнчә, Мисыр – Россия өчен мөһим партнер.

Мисыр белән Татарстан арасында сәүдә әйләнеше дә сизелерлек үскән. Узган ел нәтиҗәләре буенча, 8 тапкыр үсеп, 217 млн долларга җиткән. Экспорт мәсьәләсендә, машина төзелеше продукциясе, авыл хуҗалыгы товарлары, шиннар җибәрүне күздә тота Рәис. Мисыр вәкиле исә икътисадый базарның зур булуын һәм уртак проектларны чынга ашыру өчен хезмәттәшлеккә ачык булуын белдерде.

Һиндстан Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Винай Кумар очрашуда, ни кызганыч, сәүдә әйләнешенең кимүен билгеләп үттеләр. Рөстәм Миңнеханов фармацевтика һәм IT тармакта хезмәттәшлекне үстерүгә кызыксынулары барлыгын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Ляонин провинциясе Губернаторы Ли Лэчэн белән очрашып, ике арадагы хезмәттәшлекнең үсештә булуын искәртте.

– Татарстан, Россиянең алдынгы һәм сәнәгый үсеш алган төбәкләренең берсе буларак, ике ил арасында хезмәттәшлекне үстерүдә актив катнаша. Татарстан һәм Кытай арасындагы товар әйләнешенең еллык үсешен канәгатьләндерә. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул ике тапкыр артты һәм 3 млрд доллардан узып китте, – диде Рөстәм Миңнеханов. Форсаттан файдаланып, ул Ляонин делегациясен Казанда узачак РОСТКИ форумына чакырып та калды.

Килешеп эшләү. Моңа өстәп форум кысасында Татарстан Рәисе «Роквул Россия» компаниясе генераль директоры Марина Потокер, «R1» «компанияләр төркеме генераль директоры Дмитрий Реутт һәм «БРОЗЭКС» компанияләр төркеменә нигез салучы Вячеслав Брозовский, ВТБ банкы идарәсе рәисе Андрей Костин белән очрашты. Соңгысы белән килешү дә төзелде. Килешү республика территориясендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыруны күздә тота. Сүз уңаеннан, Татарстанда ВТБ банкының 35 офисы эшли. Ел азагына тагын алтысы эшли башларга тиеш. Республикадагы һәр дүртенче ипотека ВТБ банкында рәсмиләштерелә. «Ромекс» компанияләр төркеме президенты Сергей Прокопенко белән очрашуда сүз «Тура 2.0» сәнәгать паркында «Зеленодольск 4» күпләп сату һәм тарату үзәге төзү турында сөйләштеләр. «Сен-Гобен Строительная Продукция Рус» компаниясе генераль директоры Рафаэль Зохрабян белән коры төзелеш катнашмасы җитештерүне җайга салу мөмкинлеге хакында фикер алыштылар.

 

 

 

 


Фикер өстәү