Алты сәгатьлек сөйләшү. Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының илле дүртенче утырышында кырыктан артык мәсьәлә тикшерелде.
Дәүләт Советында иң озын утырышларның берсе узды. Депутатлар иртәнге сәгать уннан алып кичке дүрткә кадәр көнүзәк мәсьәләләрне хәл итте. Дөрес, ике тапкыр ялга бүленеп алдылар. Көн тәртибендәге мөһим мәсьәләләрнең берсе – җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау көнен билгеләү. «Быел алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының вәкаләтләре срогы чыга», – дип искәртте утырышта парламентның Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин. Татарстан Сайлау кодексы нигезендә депутатларны сайлауны республика парламенты билгели. Илдә Бердәм тавыш бирү көне сентябрьнең икенче якшәмбесенә туры килә. Тиешле карар тавыш бирү көненә кадәр 100 көннән дә иртәрәк түгел һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш. Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә узачак. Депутатлар әнә шундый карар кабул итте.
Утырышта 2023 елда республика бюджеты үтәлешен дә расладылар.
– Узган ел Татарстанда барлыгы 1 триллион 554 миллиард сумлык бюджет керемнәре, таможня җыемнары һәм пошлиналар, социаль фондларга бүленгән акчалар тупланды. Үз чиратында барлык бюджет дәрәҗәләренә 1 триллион 279 миллиард сум салым һәм салым булмаган керемнәр керде, – диде Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин.
Аның әйтүенчә, республика бюджетының керем өлеше 486,8 миллиард сум тәшкил иткән. Шул исәптән, салым һәм салым булмаган керемнәр – 407,1 миллиард сум. Татарстан бюджетының чыгым өлеше исә 510,2 миллиард сум дәрәҗәсендә расланды.
«Ил төбәкләре арасында Татарстан үз керемнәре күләме буенча алтынчы урында тора», – диде Радик Гайзатуллин.
Гамәлдәге бюджетка да үзгәрешләр керттеләр. Беренче укылышта һәм тулысынча кабул ителгән закон проекты нигезендә, республиканың керемнәре – 30,3 миллиард сумга, ә чыгымнар исә 47 миллиард сумга артты.
Акчаның исәбе дә югалмый. Утырышта узган елгы эшкә йомгак ясаган Татарстан Хисап палатасы башлыгы Альберт Вәлиев сүзләренә караганда, алар былтыр 4,3 миллиард сумлык хокук бозу очрагын ачыклаган. Аның әйтүенчә, урындагы 90 зат дисциплинар һәм административ җаваплылыкка тартылган. Финанс хокук бозуларның яртысыннан артыгы дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итүгә туры килә икән. Хокук бозу очраклары нигездә елдан-ел берүк төрле булуын да искәртте Альберт Вәлиев. Утырышны алып барган Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, бу уңайдан: «Ел саен берүк хәл кабатлана икән, тиешле чарасын күрергә кирәк», – дип тә белдерде.
Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков исә яшь гаиләләрне тораклы итүгә өстәмә чаралар бүлеп бирүне сорады.
– Яшь гаиләләргә ярдәм итүнең төп чараларыннан берсе – республикада тормышка ашырылучы дүрт яшьләр торак программасы. Әмма чират акрын бара. 2023 ел азагына алынган мәгълүматларга караганда, 3,2 мең яшь гаилә торак көтә, – диде ул. – Форсаттан файдаланып, киләсе ел бюджет проектында яшьләрне тораклы итүгә бәйле чыгымнарны арттыру мөмкинлеген карауны үтенәбез.
Рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстанда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 1 миллион 46 мең кеше яши. Бу – республика халкының 26,1 проценты.
Депутатлар соңгы арада телдән төшмәгән мәсьәләләрнең берсе – Россия Салым Кодексына үзгәрешләр кертү турында да сөйләште. Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты җитәкчесе Леонид Якунин белдергәнчә, гадиләштерелгән салым системасын үзгәртү республикада югалтуларга китерәчәк.
«Россия Финанс министрлыгы ил Хөкүмәтенә салым системасына үзгәрешләр кертү турында закон проектын кертте. Кичә ул безгә дә килде. Документ 250 биттән тора. Аны тәүлек буе өйрәндек. Cалым ставкасын 6 һәм 15 процент дәрәҗәсендә калдырмакчылар. Дәүләт Думасында безнең фикеребезне белергә телиләр. Гадиләштерелгән салым системасын үзгәртү республикада югалтуларга китерәчәк», – диде Леонид Якунин.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, федераль үзәктә безнең карарны көтәләр. «Без Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатларга республиканың бу мәсьәләгә карата фикерен җиткерүләрен сораячакбыз. Ә алар безнең унбиш. Залда алар бармы? Берсе дә юкмы? Юк. Куарга кирәк аларны», – диде Фәрит Мөхәммәтшин сүз бик мөһим мәсьәлә турында баруын искәртеп.
Билгеле булганча, илнең Финанс министрлыгы салым салу системасына үзгәрешләр тәкъдим итте. Аерым алганда, физик затларның кеременә салым салганда «прогрессив шкала» кулланырга тәкъдим иттеләр. ягъни керем күбрәк булган саен, салым ставкасы да артачак. Шулай ук кече һәм урта бизнес өчен гадиләштерелгән салым системасына бәйле үзгәрешләр дә бар. 60 миллион сумнан күбрәк керем алучы бизнес вәкилләре өстәмә кыйммәткә салым да түләргә тиеш булачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat