Милли код: Сабан туеның асыл мәгънәсен беләбезме?

Тамырларга кайту. Бу турыда соңгы берничә елда еш сөйләнә. Җуелган мәгънәләрне, онытылган йола-гадәтләрне барлауны халкыбызның төп бәйрәме – Сабан туеннан башларга телиләр. Ләкин асылына барып җитә алырбызмы? Кайда, кайсы артист килүе кызыксындырган халыкка бәйрәмнең төп билгеләре – йола-бәйгеләр кирәкме? Аларда нинди мәгънәләр яшерелгән?

Кызганыч, Сабан туе бар халыкның бергә җыелып, бәйгеләрдә катнашып, уйнап-көлеп бәйрәм итүеннән бигрәк тамашага охшап калды. Аның асылын сакларга тырышучы авыллар бар-барын. Әмма фәлән йөз мең сумга артист чакырып, бәйрәмнән концерт ясаучылар күбрәк. Ә бит безнең көннәргә төрки-татар заманнарыннан ук килеп җиткән Сабан туе бәйгеләре бар! Без Татарстанның баш фольклорчысы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова белән әнә шуларны барладык.

«Аларның барысының да асылында өй-йортны, кавемне саклар өчен хәрбиләр әзерләү вазыйфасы ята. Бу бәйгеләр – Сабан туеның төп, асыл элементлары. Аларны сакларга кирәк! Әмма, ни кызганыч, бүген без тамаша белән мавыгып, аларга тиешле игътибарны бирмибез», – ди Фәнзилә ханым.

  1. Сөлге/бирнә/бүләк/әрәпә җыю

Бәйрәмгә берничә көн кала башкарыла торган йола бу. Һәр кеше Сабан туена үз өлешен керткән. Ә инде ике бәйрәм арасында авылга килен булып төшүчеләр чиккән сөлге әзерләгән. Иң матур сөлге аларныкы булып саналган. Кунак кызлары Сабан туена кулъяулык чиккән. Аларны бирнә җыйган яшь егетләргә бүләк итеп биргәннәр.

Кайбер авылларда бирнә белән бергә йомырка да җыйганнар. Ахырдан исә, бирнә тәбәсе пешереп, җырлап-биеп күңел ачканнар. Бу йола чәчеләчәк иген орлыкларына йомырка көчен бирү максатыннан, теләк тели-тели башкарылган.

  1. Ат чабышы

Без – күчмә тормыш көткән халык. Ә күчмә халык – атлы халык ул. Шуңа да без ирне «ир» генә димибез, «ир-ат» дибез. Борынгы заманнарда ир бала өч-дүрт яшендә үк ат иярли тиеш булган, ул ат белән бергә, аның белән бербөтен булып үскән. 6–10 яшьлек балалар, Сабан туенда ат чабышында катнашу өчен, чабышкыларын алдан әзерләгән. Бу йола-гадәтне ат тоягы кыздыру дип атаганнар. Сабан туенда иң җитез, иң чыдам чабышкыларны ачыклау аларны теге яисә бу урынга нинди дә булса хат-хәбәр, документ йөртү өчен кирәк булган.

  1. Көрәш

Татарларга электән билбау (сөлге яисә башка калын тукыма) белән көрәшү хас. Көрәшче көндәшен сыртына сала икән, ул җиңүче була. Шунысы үзенчәлекле: борынгыдан килгән кагыйдә буенча көрәштә I, II, III урыннар була алмый. Сабан туенда иң көчле көрәшчене – батыр, аның астында калганын батыр асты дип атаганнар. Моның сәбәбе бер: теге яисә бу кавемнәр арасында ниндидер каршылык килеп чыкса, халыкны берсен икенчесенә каршы көрәштермәгәннәр, яуга көрәшчеләр чыккан. Кайсы як көрәшчесе җиңә, каршылык шул як теләге буенча хәл ителә. Сабан туеның төп батыры белән бер-бер хәл була калса, кавемне яклап батыр асты чыккан.

  1. Колгага менү

Монысы исә – борынгыдан килә торган саклану чарасы. Төрки-татар дөньясы ул – далалар дөньясы. Шушы далаларда теге яисә бу кавемгә куркыныч килә калса, аны алдан күрергә кирәк булган. Гади генә әйткәндә, колга хәзерге кәрәзле телефон ролен башкарган. Аның башына җитез генә менеп, ул-бу булса, тиз генә хәбәр итәргә кирәк булган. Колгага менгән кеше нәрсә күргән? Кавемдә бер-бер хәл булса, алдан әзерләнгән учакны тизрәк яга торган булганнар. Колга башындагы кеше шуның төтенен күргән.

  1. Авыш багана буйлап бару

Татар дөньясы – кирмәннәр дөньясы ул. Көндәшнең кирмәнен алырга кирәк чакта, тиз генә берәр багананы авыш итеп куйганнар да шуның буйлап диварына менгәннәр. Хәрбиләр моны бик җитез генә башкарырга тиеш булган. Шуңа да бу алдан әзерлек таләп иткән. Кавемнең һәр почмагында шушындый авыш багана торган, һәм анда балалар кече яшьтән үк үз көчләрен сынаган.

  1. Чүлмәк вату

Гади генә тоелган бу чара да – хәрбиләр әзерләүдә кулланылган менә дигән ысул. Хәрбиләр гөрзи яки башка инструмент белән каршыларына килгән көндәшнең башын ватарга тиеш булган. Ә күз бәйләүгә килгәндә, хәрбиләргә моны караңгыда да эшләргә туры килгән. Балалар кече яшьтән үк караңгыда юл тапсын, вестибуляр аппаратлары көйләнсен өчен бу чара Сабан туе мәйданында да уздырылган.

  1. Тауга, ераклыкка йөгерү

Бүгенге бәйрәмнән төшеп калып баручы бәйгеләрнең берсе. Ул да хәрбиләрне әзерләүдә кулланылган. Әгәр дә, алдан әйтелгәнчә, хәбәр җиткерергә ат булмаса яки җайдакка атыннан төшеп калырга туры килсә, ул тиешле урынга үзе чабарга тиеш булган. Чөнки хәбәрне вакытында җиткерү гаять мөһим саналган. Тауга, ераклыкка йөгерүдә бернинди әзерлексез килеш, яше дә, карты да катнаша алган.

  1. Уктан ату

Бу бәйге бүген бөтенләй төшеп калды. Ә әүвәлге заманнарда шул рәвешле мәргәннәрне (атучы, укчы) әзерләгәннәр. Кешелек дөньясы тарихы – уклы, җәяле тарих ул. Бу җәһәттән без дә читтә калмаганбыз. Хәрбиләргә дошманга, килгән яуга ук белән дә каршы тора белү, төз ату кирәк булган.

  1. Гер/таш күтәрү

Яу белән килгәндә кирмәннәрне, капкаларны җимерү өчен агачлардан әзерләнгән зур-зур ташаткычлар булган. Аңа никадәр зуррак таш куя алганнар, диварларны вату мөмкинлеге дә шуның кадәр арткан. Сабан туенда исә төрле авырлыктагы ташларны күтәрергә кирәк булган. Кем иң авыр ташны күтәрә ала, шул – җиңүче. Әле хәтта узган гасырның 70 нче елларында да бәйрәмнәрдә таш күтәргәннәр. Хәзер инде аны гер алыштырды.

  1. Капчык сугышы

Бүген дә шактый популяр булган, әмма дәрәҗәсе шактый кимегән бәйге. Ул исә җайдакларны әзерләү алымы булган. Хәрби кулындагы гөрзи, чукмар яисә башка төрле авыр коралы белән каршысына килгән көндәшен атыннан бәреп төшерергә тиеш булган. Аяклары белән ул, егылып төшмәс өчен, атның корсагын кочып алган шикелле утырган.

 

 


Фикер өстәү