Чамасын белеп кенә. Кояшта кызынганда истә тотарга тиешле саклану чаралары турында

Җәйге көннәрдә күбрәк кояш астында йөрергә, матур итеп кызынырга тырышабыз. Әмма көтеп алган кояш нурлары баш бәласенә дә әверелергә мөмкин. Кояшта кызынганда каш ясыйм дип күз чыкмасын өчен ни эшләргә кирәк?

Табиб-дерматолог Ләйсән Насыйбуллина белән шул хакта сөйләшәбез.

Кояшта кызынуның зыяны күбрәкме, файдасымы?

– Бу сорауга әле һаман төгәл генә җавап юк. Кояш нурлары кеше организмына зур йогынты ясый. Аның тәэсирендә гормоннар яхшырак эшли башлый, матдәләр алмашы яхшыра, иммунитет ныгый. Кызынганда организм үзенә җитәрлек күләмдә Д витамины ала. Әлеге витамин үз чиратында балаларны рахит кебек сөяк авыруларыннан саклый. Өлкәннәрдә исә ул фосфат-кальций алмашын яхшырта. Шул рәвешле кешенең мускуллары, сөякләре ныгый. Моннан тыш кояш нурлары тәэсирендә серотонин дип исемләнгән шатлык гормоны да бүленеп чыга. Кояш нурлары псориаз, экзема кебек тире авыруларыннан интеккән кешеләргә дә файдалы. Ник дигәндә, алар тәэсирендә яралар тизрәк төзәлә. Әмма кызыну белән артык мавыгырга ярамый. Бу организмның, тән тиресенең сусызлануына китерәчәк. Шул рәвешле тән тиресе сыгылмалылыгын югалта, вакытыннан алда картая.

Кояшта кызыну кагыйдәләрен дә искә төшерик әле.

– Кояш нурлары файда гына китерсен дисәк, дөрес итеп кызынырга өйрәнергә кирәк. Иртәнге сәгать уннан кичке дүрткә кадәр кояш аеруча нык кыздыра. Шуңа күрә бу вакытта кызынырга ярамый. Көн дәвамында кояш астында 2–3 сәгатьтән дә артыграк торырга ярамый. Кызынганда башлык, кояштан саклаучы күзлек кияргә, тәнгә кояштан саклаучы крем сөртергә онытмагыз. Кызыныр алдыннан 2–3 литр чиста су эчегез. Аннары кояш астында торган вакытны да көн саен акрынлап арттыра барырга кирәк.

Кемнәргә кояшта кызыну, гомумән, тыела?

– Яман шеш, туберкулез диагнозы куелган, баш миенең кан әйләнеше бозылган, бавыр, бөер, калкансыман биз авырулары булган, гипертониядән интеккән кешеләргә кояшта кызынырга ярамый. Аналыгында шеш (миома), күкрәк бизендә үзгәрешләр булган (мастопатия) хатын-кызларга, өч яше тулмаган балаларга да кояш астында озак торырга ярамый. Яше алтмыштан узганнарга, йөкле хатын-кызларга, аксыл тәнле, сипкелле кешеләргә дә кызынганда сак булырга кирәк.

Тәнендә миңнәр, пигмент таплары булган кешегә кызынырга ярыймы?

– Тәнендә миңнәр, пигмент таплары булган кешеләргә озак кызынырга ярамый. Юкса, алар яман шешкә әверелергә мөмкин. Шуңа күрә кояшта кызыныр яки җылы якларга китәр алдыннан һәркемгә дерматологка барып күренергә кирәк. Ул тән тиресен, андагы миң һәм тапларны махсус аппарат ярдәмендә тикшереп, кояшта кызынырга ярыймы-юкмы икәнлеген төгәл әйтәчәк.

Кояштан саклаучы кремнар ни дәрәҗәдә нәтиҗәле? Аларны сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

– Кояштан саклаучы крем, иң беренче чиратта, кешенең яшенә, тәненә туры килергә тиеш. Аның кояштан саклау дәрәҗәсе (spf) 30дан да ким булмаска тиеш. Балалар өчен чыгарылган мондый кремнар кояштан яхшырак саклый. Шуңа күрә, акчаны янга калдырам дип, балага үзегезгә алган кремны сөртергә ярамый. Юкса кояш астында баланың тәне пешәргә мөмкин. Кремның составына да игътибар итегез. Анда дымландыргыч майлар да булса яхшы. Составында А, С, Е витаминнары булган кремнар да яхшы. Кремны даруханәдән алсаң яхшырак. Аны урамга чыгарга 15–20 минут кала сөртергә, һәр 1,5–2 сәгать саен яңартып торырга кирәк. Кояштан саклаучы кремнан тыш, кызыну өчен чыгарылган махсус крем да кулланырга була. Әмма ак тәнле кешеләргә мондый төр крем сөртү тыела. Ник дигәндә, әлеге кремнар яхшырак кызынырга ярдәм итә. Шуңа күрә ак тәнле кеше мондый крем сөртсә, кояшта тәне пешәчәк, ялкынсыначак.

Хәзер бит матур итеп кызыну өчен кояш астында яту мәҗбүри түгел. Ясалма ысуллар да бар. Бу уңайдан да фикерегезне ишетәсе килә.

– Дөрестән дә, соңгы арада «автозагар» дигән төшенчә аеруча популярлашып китте. Аның лосьон, крем, эмульсия кебек төрләре бар. Бер яктан алар бик уңайлы. Алар ярдәмендә тиз арада «кызынырга» була, кояш астында яту мәҗбүри түгел. Тән тиресе пешәр дип тә куркасы юк. Әмма мондый ысул белән кызынырга уйлаган кешегә, тәнгә сөртәчәк препаратның составын яхшылап өйрәнергә кирәк. Аны башта тәннең бер өлешенә генә сөртеп карарга кирәк. Бу составындагы матдәләр аллергия китереп чыгарамы-юкмы икәнлеген тикшерү өчен кирәк. Алар составында тән тиресен дымландыра торган матдәләр дә булсын. Шул ук вакытта алар кояштан да сакласын. «Автозагар» ясый торган чаралар составында спирт күп була. Ул, үз чиратында, тән тиресен корыта. Шуңа күрә ясалма ысул белән кызынганнан соң тән тиресенә дымландыргыч крем сөртергә дә онытмагыз. Урамга чыкканда исә кояштан саклаучы крем сөртергә кирәк.

Кояшта артык кызынып пешсәң ни эшләргә?

– Иң элек янган тән тиресен суытырга кирәк. Салкын душ керү, салкын суда юешләткән сөлге куеп тору яхшы. Моны көнгә 3–5 тапкыр эшләргә кирәк. Тәнне тынычландыра торган лосьон, крем сөртсәгез дә файдага гына. Организм сусызланмасын өчен көн дәвамында чиста су эчеп торыгыз. Тән тиресе кабаттан үз хәленә кайтканчы кояшка чыгарга ярамый. Әгәр тән тиресе кызарса, шешенсә, анда кубалаклар барлыкка килсә, тән температурасы күтәрелсә, баш авыртса, косасы килсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Динә Гыйлаҗиева

 

Кайсы тән тиресе кояшта ничек кыза?

I фототип

Ак тән тиресе, зәңгәр яки коңгырт күзләр, ачык яки җирән төстәге чәчләр.

Мондый тән тиресен кояш ашамый, ул шундук пешә генә.

II фототип

Ак тән тиресе, зәңгәр күзләр.

Кояшта начар кызына, бик тиз пешә.

III фототип

Күпкә тоныграк тән тиресе.

Тән тиресе башта пешә, аннары гына кызына.

IV фототип

Ачык коңгырт төстәге тән тиресе.

Җиңел кызына, бик сирәк кенә пешә.

VI фототип

Караңгы коңгырт яки кара тән тиресе.

Кояшта пешми, тигез һәм кара итеп кызына.

 

Кояшта пешсәң, ни эшләргә ярамый?

– Кояшта кызынып пешкән тән тиресендә барлыкка килгән кубалакларны тишәргә ярамый – инфекция эләгүе бар.

– Спиртлы сыекча кулланырга ярамый. Артык каты кызынган тән тиресенә, киресенчә, дым кирәк. Ә спирт тән тиресен тагын да корытачак.

– Пешкән урынга зәйтүн, үсемлек майлары сыламагыз. Алар майлы элпә китереп чыгарачак. Бу – тән сулый алмаячак дигән сүз.

– Пешкән урынны мунчала белән ышкымагыз. Пилинг ясау да тыела. Алар пешкән тән тиресен ертырга мөмкин.

 


Фикер өстәү