Татарстанда химия, география һәм рус әдәбияты буенча узган Бердәм дәүләт имтиханында 159 укучы 100 балл алган. Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте. Министр сүзләренә караганда, узган ел әлеге өч фәннән 93 укучы 100 балл алган булган.
Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, рус әдәбиятыннан 107 укучы 100 баллга ия булган. Былтыр андыйлар 65 кеше булган. Химиядән 49 укучы иң югары нәтиҗәгә ирешкән. Узган ел андыйлар 26 булган. Географиядән быел – өч, былтыр исә ике укучы 100 балл алган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat