Әнидән сорыйсы юк: балалар җәен кайларда акча эшли?

Дүрт баланың берсе җәйге ялын эшле һәм ашлы итеп үткәрергә җыена. Республикада аларга дип ел саен 10 мең эш урыны әзерлиләр. Туңдырма сатасыңмы, чүп утыйсыңмы, җиләк җыясыңмы, сыер савасыңмы, курьер буласыңмы – һәркем үзенә ошаганны сайлый. Теләк булса, айга 50 мең сумга кадәр акча эшләргә мөмкин. «ВТ» хәбәрчесе мөмкинлекләр, хезмәт хакы, яшьләр кәефе, борчыган проблемалар турында кызыксынды.

Кайда көтәләр?

Үсмерләргә нинди һөнәр кызык? Күптән түгел hh.ru компаниясе уздырган сораштыруда меңнән артык кеше катнашкан. Җавап бирүчеләрнең күбесен официант, курьер, склад хезмәткәре, әйдәман, сатучы, промоутер кебек һөнәрләр кызыксындыра икән. Акча турында да сораганнар. Дүрт баланың берсе 15–30 мең сумлык хезмәт хакына риза булса, һәр унынчысына аена 100 мең сум түләргә кирәк. Хыялланудан беркем дә тыя алмый.

Инде чынбарлыкка кайтыйк. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, үсмерләргә гадәттә сәнәгать оешмалары, авыл хуҗалыгы тармагында, елга буйларын, урманнарны чистарту, агач утырту, чүп утау, һәйкәлләрне карап тоту кебек хезмәтләр тәкъдим ителә. 18 яше тулмаганнарны авыр хезмәткә, сәламәтлеккә зыян китерә торган эшләргә җәлеп итәргә ярамый. Эш сорап, район һәм шәһәрләрдәге мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Яңа Чишмә районының мәшгульлек үзәгенә эш сорап килүчеләрнең күбесе – 9 сыйныф укучылары. Әлегә балалар имтихан тапшыра, практика үтә. Барысы 32 кеше гариза биргән. Күбесе беренче тапкыр эшкә урнашучылар.

– Әлегә оешма-предприятиеләрдән вакансияләр килмәде. Аның каравы авыл җирлекләрендә эшләргә мөмкин. Җәй көне барлыгы 50 баланы эшкә урнаштырачакбыз, – диделәр әлеге үзәктә.

Чаллыда быел укучыларны эшкә урнаштыру өчен бюджеттан узган елга караганда 2,3 тапкыр күбрәк акча бүлеп биргәннәр – 32 миллион сум. Чаллы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Винер Харисов белдергәнчә, үсмерләрнең хезмәт хакы узган ел белән чагыштырганда 1,8 мәртәбә артып, 12 меңгә җиткән. Алар көнгә 4 сәгатьтән эшләргә тиеш. Үсмерләр мәгариф, яшьләр сәясәте оешмалары, мәдәният һәм ял парклары тирәсендә хезмәт итәчәк. Мәшгульлек үзәге аша 400 үсмерне эшле итмәкчеләр. Үсмерләр студентлар отрядларына да эшкә урнаша ала.

Акча эшлисе килә

Казанда яшәүче Рөстәм Гаделҗановка – 15 яшь. Имтиханнар әле тәмамланмаган, ә ул инде мәктәп бригадасы белән эшкә йөри. Анда 7–10 нчы сыйныф укучыларын җыйганнар.

– Эштән курыкмыйм мин. Нәрсә кушсалар, шуны башкарам. Җыештырабыз, вак-төяк әйберләр ташыйбыз. Көнгә 3 сәгатьтән артык эшләтмиләр. Айга 6477 сум акча түләячәкләр. Кесә чыгымнары өчен әйбәт бит. Әнидән сорыйсы булмый. Җәен туңдырма да ашыйсы, кинога да барасы, кызларны очрашуга да чакырасы килә, – ди Рөстәм. Акча булгач, егетлек тә арта, кыскасы.

Телеграм каналларда модератор, дизайнер, видеомонтажер, төрле блог алып баручыларны эзлиләр. 16 яшьлек Алинә Гозәерова социаль челтәрдә эш тапкан. «Бер эшмәкәрнең төзелеш өлкәсенә караган шәхси битен алып барам. Көнгә 4–5 мәгълүмат куям. Төзелеш терминнары җиңел түгел. Сүзлекләрдән карап өйрәнәм. Үземчә тырышам инде. Айга 30 мең сум түләргә вәгъдә итте», – ди Алинә Гозәерова.

Тәгәрмәч әйләндереп, тамак туйдырган балалар да аз түгел. Башкалада велосипед белән товар илткән балалар еш очрый. Курьерлар арасында кызлар да, малайлар да бар.

– Эш графигын үзең сайлыйсың. Көнгә 4–5 сәгать эшлим. Иң мөһиме – сәпид тәгәрмәче тишелмәсен дә интернет өзелмәсен. Товарны вакытында илтеп җиткерергә кирәк. Көнгә 2000–3000 сум акча эшләгән чаклар да булгалый. Акчаны өс-баш сатып алырга җыям. Тәмле дә ашыйсы килә, – ди 14 яшьлек Тимур Гайсин.

Дөрес, һәркемгә андый бәхет тәтемәскә дә мөмкин. Әти-әниләр арасында балаларына эш таба алмаучылар да юк түгел. «Кызыма – 15 яшь. Үзен кызыксындырган өлкәләргә, яше җитми, дип кире бордылар. Ошамаганында интектерәсе килми. Шулай булгач, бар теләгән бала да акча эшли ала дигән сүз түгел әле, – ди Илгизәр Ризов.

«Бу сиңа Сабан туе түгел…»

Биектау районындагы эшмәкәр Тимур Усманов җәен үзенең гектарлаган җиренә балаларны чүп утарга, карлыган, кура җиләге җыярга чакыра. Әмма килергә теләүчеләр генә аз.

– Никтер балалар белән эшләү авырлашты. Сәбәбен чамалыйм. Балалардан бигрәк, әти-әниләре үзгәрде. Ызгышырга гына торалар. Балаңны чүп утарга җибәрәсең икән, башына кепка, су биреп җибәр инде. Менә бу якларын кайгыртмыйлар. Балалар үзләре дә эшләргә теләми. Җаваплылык, тәртип җитми. Иртәгә килә дип ышанып торасың, алар йә су коенырга, балыкка киткән була. Башкаларны чакыра алмыйбыз. Сабан туе түгел, эш бит бу. Бары вакытны һәм акчаны гына әрәм итәбез. Без бит аларга хезмәт хакы түлибез. Шуңа күрә укучылардан баш тарта башладык. Ышанычлы булганнарын гына чакыргалыйбыз, – ди Тимур Усманов.

Тукай районындагы «Гигант» җәмгыяте башлыгы Риф Имамов та шундый фикердә.

– Моңарчы көтү көтәргә дә, сыер саварга да киләләр иде. Хәзер бала-чага эшләми. Мин бит аларга эшчеләргә түләгән кебек түлим. Әйтик, бездә сыер савучылар, башка белгечләр айга 50 мең сум ала. Бу акча бала-чагага начармыни? – ди Риф Имамов. – Мәктәпне гаеплисем килми. Эшләмиләр, дисәм, дөрес булмаячак. Ни өчен дигәндә, андагы эчке кухняны белмим. Ә менә ата-ана баласын эшләтми. Иң зур проблема шул. Бүген урам тулы – бала. Берсенең дә безгә ялгыш кына эш сорап килгәне юк. Мин 4 нче сыйныфны тәмамлагач, олылар белән бергә печән чаптым. Бертигез эшләдек. Ә хәзер кайда ул? Олылар кадәр эшләмәсәләр дә, акча түләргә риза мин. Күп эшне механикалаштырып бетердек, ул ягы да бар. Әмма эшчеләр барыбер кирәк.

Сан

*2650 мәшгульлек үзәкләре хезмәт хакына өстәп түли торган акча. Узган ел ул 2250 сум иде.

 

Күпме эшләргә ярый?

16 яшькә кадәргеләргә эш сәгате атнага – 24, 16–18 яшьтә 35 сәгатьтән артмаска тиеш.

Эшкә урнашучыларга кирәкле документлар

Паспорт. Хезмәт кенәгәсе. СНИЛС. Медицина белешмәсе. 14 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләренең ризалыгы. Хәрби исәпкә куелу турында документ (16–18 яшьлекләргә). Әгәр килешү беренче тапкыр төзелсә, оешма үсмергә хезмәт кенәгәсе һәм дәүләт иминият пенсиясе белешмәсен ачарга тиеш.

Фикер

Гөлназ Мостафина, Кукмара районының мәшгульлек үзәге белгече:

– Акча күбрәк кирәкме, тәрбия үзгәрдеме – балалар эшлибез дип кенә тора. Урыннар гына җитсен. Безгә 14–18 яшьтәге үсмерләр килә. Җәйге чорда үзәк аша 150дән артык баланы эшкә урнаштырырга җыенабыз. Күбрәк тә булырга мөмкин. 100дән артыгы хезмәт урыннарына чыкты инде. Аларны райондагы металл савыт-саба җитештерү заводы, итек, тегү фабрикалары, элеватор, райпо, «Чиста шәһәр» кебек оешмалар, шәхси икмәкханәләр чакырды. Мәктәп тирәсендә дә эш җитәрлек. Быел әле «Магнит» кибетләре товар тезеп торырга үсмерләр сорады.

Сәламәтлекләренә зыян китерми, квалификация таләп итми торган эшләр тәкъдим итәбез. Һәр оешма куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлата. Бу хакта үзебез дә искә төшерәбез.

 

Роза Шакирҗанова, өч бала анасы (Балтач):

– Чүп утарга, җиләк җыярга, туңдырма сатарга була, буяу эшләре бар. Әмма кызыбызга кояш нурлары ярамый. Шуңа күрә, бик теләсә дә, анда бара алмый. Кибетче буласы килә, урын юк. «Озон» кибетенә дә эшкә алмадылар. Җаваплылык та зур, теләсә кем керә, куркыныч, диделәр. Үсмерләр өчен җавап бирергә теләмиләр. Шуңа күрә район җирендә туры килгән эш табу җиңел түгел.

 

 


Фикер өстәү