Казан аэропорты самолетларны вакытлыча кабул итми һәм рейсларга озатмый. Бу хакта “Татар-информ” “Росавиация”нең рәсми вәкиле мәгълүматларына таянып яза.
“Иртән 10 июльдә самолетларның очыш иминлеген тәэмин итү өчен Казан аэропортында вакытлыча чикләүләр кертелде”, – диелгән рәсми вәкилнең телеграм-каналында.
Казан аэропорты Мәскәү вакыты белән 08.02 минутта вакытлыча ябылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat