Дизайнер Динара Хәсәншина: «Милли бизәкне йөрәк ягына төшерәм»

Соңгы арада күпчелек дизайнерлар миллилеккә игътибар бирә башлады. Динара Хәсәншина да шундыйлардан. Милли стильгә ихтыяҗ бармы? Аның белән шул хакта сөйләштек.

– Тумышым белән мин Түбән Кама шәһәреннән. Бакый Урманче исемендәге 2 нче татар гимназиясен тәмамладым. Хәзерге вакытта КФУда читтән торып инглиз теле укытучысына укыйм, моңа өстәп Чәкчәк музеенда эшлим, – дип таныштырды үзе белән әңгәмәдәшебез.

– Дизайн өлкәсе кай ягы белән җәлеп итте?

– Үземне төрле юнәлешләрдә сынап карадым. Үсмер чактан ук балалар фотографы, туй декораторы, флорист булып эшләдем. Ике ел элек график дизайн курсларын уздым һәм шуның белән ныклап шөгыльләнә башладым. Кыскасы, үземне шушы юнәлештә таптым дип уйлыйм. Шулай итеп, логотип, орнаментлар уйлап чыгарып, тәбрикләмә һәм хәзер бик популяр булган стикер-паклар (инглиз теленнән ябыштыргычлар җыелмасы дигәнне аңлата. –Авт.) ясау белән мавыгып киттем. Узган елны милли бизәкле кием дә ясый башладым. Беренче футболканы «Яшьлегем чишмәләре» дигән язу белән бизәдем. Ә инде ике ел элек «Печән базары»нда дизайнер Лилия Гәрәева белән танышкач, миндә милли стильдә кием-салым ясау теләге туды.

Иҗат юлында бар да җиңел генә бармагандыр инде… 

– Татар дизайны турында күп кенә язмалар укып, башка дизайнерларның эшчәнлеге белән танышкач, проблемаларның уртак икәнен аңладым. Беренчедән, үз әйберләреңне тәкъдим итәр өчен мәйдан табу авыр. Тагын берсе: башкалардан аерылып торырга кирәк, ягъни яңа, үзенчәлекле әйберләр иҗат итү мөһим.

Димәк, милли эшләнмәләргә ихтыяҗ зур түгел?

– Бүген дизайн өлкәсендә, бигрәк тә милли юнәлештә эшләүче дизайнерларга авыррак, чөнки ихтыяҗ түбән. Милли юнәлешле кием-салым белән югары катлау кешеләре йә татар телен, мәдәниятен үстерүчеләр генә кызыксына.

Милли стильдә эшләүче башка дизайнерлардан син кай ягың белән аерылып торасың?

– Дөресен әйткәндә, әле тәҗрибәм азрак. Мин минимализм стилендә эшләргә тырышам. Ягъни киемдәге бизәкләрне тыйнак кына, аз-аз гына кулланам. Мисал өчен, итәк, жакет йә шул ук футболка гап-гади генә стильдә булса да, аларга унсигезенче гасыр татар мотивларын чагылдырам. Тагын бер үзенчәлек: мин бизәкне футболкаларның сул ягына – йөрәгебез урнашкан урынга төшерәм. Бу инде язуның яисә орнаментның мәгънәсен дә, күңелгә якын булуын да күрсәтә.

Диана КАРПОВА, КФУ студенты


Фикер өстәү