Мәскәүдән генә калышты: Татарстанның инвестицион климат торышын ничек бәяләгәннәр?

Икенче урын! Татарстан инвестицион климат торышы буенча илкүләм рейтингында Мәскәүдән генә калышты. Петербург халыкара икътисадый форумында инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар тудыру буенча төбәкләр исемлеген игълан иттеләр. Татарстан – җиденче ел рәттән беренче өчлектә.

Билгеле булганча, ил төбәкләрендә инвестицион климат торышы рейтингын Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) төзи. Урындагы вазгыятьне дүрт төрле юнәлеш буенча билгелиләр: көйләгеч мохит, бизнес өчен институтлар, инфраструктура һәм ресурслар, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм. Исемлекнең беренче баскычында – Мәскәү. Икенче урында – Татарстан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе. Беренче өчлеккә Башкортстан, Мәскәү һәм Төмән өлкәләре дә эләккән.

– Сораштыруда илнең 74 төбәгендә яшәүче 68 мең эшкуар катнашты. Алдагы ел белән чагыштырганда, былтыр илнең 74 төбәгендә күрсәткечләр яхшырды. Россиядә инвестицион климатның уртача торышы 6,5 балл тәшкил итә, – диде СИА җитәкчесе Светлана Чупшева.

Татарстан җиденче ел рәттән беренче өчлектә булса, алтынчы ел – икенче урында. «Без алга таба да «икеле капчыгы» булырга риза», – дип мәзәкләп тә алды бу уңайдан рейтингны игълан итү чарасында катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан быел икенче урынны былтыр өченче булган Түбән Новгород өлкәсе белән бүлеште. «Безнең өчен үрнәк булган, аңа тиң булырга омтылган, кадерле Рөстәм Нургали улы белән янәшә басып торуым белән горурланам», – диде өлкә губернаторы Глеб Никитин. Алда тагын да зуррак бурыч – Мәскәүне куып тоту теләге турында да әйтте. Бу хакта сүз чыккач, Рөстәм Миңнеханов, «икеле» кадерлерәк, дип белдерде. Республика башлыгы фикеренчә, әлеге рейтинг бик файдалы. Ул үз эшеңне бәяләргә, яхшы эш үрнәкләрен ачыкларга ярдәм итә.

 

Белешмә

Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, Инвестицион климат торышы илкүләм рейтингы 2014 елдан бирле төзелә. Исемлектә дүрт төрле юнәлештәге 70 күрсәткеч исәпкә алына.

 

Фикер

Талия МИҢНУЛЛИНА, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе:

– Республика җитәкчелеге, инвесторлар килсен өчен, тиешле барлык шартларны да тудыра. Шуңа күрә Россия һәм чит ил бизнесы безгә ышанычлы рәвештә керә. Чөнки республикада эшләү дәверендә ярдәм күрсәтеләчәген беләләр. Былтыр без 1 триллион сумнан артык инвестицияләр җәлеп итсәк, бу елның беренче өч аенда гына да шәхси кертемнәр күләме 37 процентка артты.

 

Ирина ӘХМӘТОВА, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, КДЭУның үсеш һәм инновацияләр буенча проректоры, техник фәннәр докторы:

– Узган ел нәтиҗәләре буенча төзелгән инвестицион климат торышы илкүләм рейтингы лидерлары үзгәрешсез калды. Хәер, моны алдан ук та фаразларга мөмкин иде. Чөнки әлеге төбәкләр һәрвакытта да лаеклы нәтиҗәләр күрсәтә. Алар инвестицияләр өчен шартлар тудыру күзлегеннән дә игътибарга лаек. Татарстан өчен, республика җитәкчелеге өчен иң мөһиме – әлеге рейтинг инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар тудыру, төбәккә карата кызыксынуны арттыру юнәлешләрендә киләчәктә кая таба хәрәкәт итәргә кирәк икәнен күрсәтә. Төбәкләрне бәяләү нәтиҗәсендә баллар билгеле. Димәк, кайсы юнәлешләрдә итәк-җиңнәрне җыярга, эшне көчәйтергә кирәк икәне дә аңлашыла. Бүген инвесторлар һәм бизнес өчен тиешле шартлар тудыру мөһим. Чөнки Татарстан һәм ил күләмендә төп үсеш юнәлеше ул – технологик суверенитет һәм технологик алдынгылыкка ирешү. Бу эштә нәкъ менә «Алабуга», «Иннополис» кебек махсус икътисадый зоналар төп рольне уйный. Шуңа күрә бүген төп игътибар махсус икътисадый зоналарга, университетларга, предприятиеләргә һәм, әлбәттә, иң беренче чиратта кече һәм урта бизнеска бирелә дә инде. 2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанга 1,1 триллион сум инвестиция җәлеп ителгән. Бу – бик күркәм һәм яхшы сан. Рейтинг нәтиҗәләреннән чыгып, республика җитәкчелеге быел һәм алдагы елларда әлеге күрсәткечне тагын да яхшырту юлларын эзләү буенча эш алып барачак дип уйлыйм.


Фикер өстәү