Чумганчы уйлачы. Коенырга барган җирдән чирләп кайтмас өчен ни эшләргә?

Чир дә иярергә мөмкин! Коену сезоны суда батулар гына түгел, әнә шул ягы белән дә куркыныч, ди белгечләр. Кызганыч, җәйге челләдән котылу эзләгәндә еш кына куркынычсызлык та, чисталык дигәнең дә онытыла шул. Җәй көне су коенырга барган җирдән чир ияртеп кайтмас өчен ни эшләргә?

Хәтерләсәгез, узган елның июлендә Юдино бистәсендәге «Изумрудное» комлыгында ял иткән бер төркем кеше су коенганда авыру йоктырган икән дигән хәбәр таралган иде. Ул чакта судан көтелмәгән «бүләк» ияртеп кайтучылар арасында Казанда яшәүче Минһаҗевлар гаиләсе дә булган. Бер пешкәч, өреп кабасың бит. Узган елгы вакыйгалардан соң быел су коену бераз шүрләтә, ди алар.

– Ул хәл шимбә көнне булды. Гаиләбез белән «Изумрудный» күленә су коенырга бардык. Якшәмбе иртәсендә биш яшьлек кызыбызның кул-аякларына кызыл тимгелләр чыкты. Баштарак моңа әллә ни игътибар бирмәдек, черки тешләгәндер дип уйладык. Әмма игътибар белән карагач, бу тимгелләр сәер тоелды. Өстәвенә алар арта барды. Шуңа күрә кичекмәстән табибка күрендек, – дип искә алды ул көнне Лилия Минһаҗева.

Табиб «церкариаль дерматит» дигән диагноз куйган. Табиб-педиатр, медицина фәннәре кандидаты Илдус Лотфуллин сүзләренә караганда, су коенырга яратучылар арасында очрый торган сезонлы авыру бу. Әлеге чирне китереп чыгарган паразит күбрәк әкәм-төкәмнәрне, суда йөзеп йөргән үрдәкләрне зарарлый икән.

– Шуңа күрә үрдәкләр, акчарлаклар күп йөзгән урыннарда, бигрәк тә камышлы сулыкларда су коенганда аеруча сак булырга кирәк. Су аша ул чир кешегә дә йога ала. Паразитның личинкасы тән тиресенә үтеп керә дә шул урын тимгел кебек кызарып чыга, – ди табиб. – Церкариаль дерматит үзе артык куркыныч авыру түгел. Бер атна дигәндә юкка чыга. Тәнгә эләккән паразит юкка чыгар алдыннан тимгелләр пәйда була. Аннан соң җитди өзлегүләр күзәтелми.

Илдус Лотфуллин сүзләренә караганда, беренче тапкыр авырганда әлеге чир җиңелчә генә узса да, кабат йоктырган очракта хәлләр мөшкелрәк булырга мөмкин. Кешенең температурасы күтәрелә, косу, эч китү кебек билгеләр күзәтелергә мөмкин. Чир кешедән кешегә йокмый.

Кызганыч, су коенганнан соң ияртеп кайтырга мөмкин булган чирләр исемлеге моның белән генә чикләнми. Табиб-инфекционист Илcөя Закирова сүзләренә караганда, җәйге чорда су коенганда дизентерия, корсак тифы, холера, эчәк инфекциясе дә йоктырырга мөмкин.

– Пычрак суда гепатит та эләктерергә мөмкин. Су коенганда теге яки бу чирне йоктыру өчен авызга бер йотым су керү дә җитә. Эсседә су аша инфекция йоктыру куркынычы бермә-бер арта. Әмма салкын су да ышанычлы түгел. Мисал өчен, ротовирус, норовирус түбән температурада тизрәк үрчи, – ди белгеч.

Республика клиник хастаханәсе табиб-терапевты Анастасия Яковлева җәй көне су коенганда сак булырга, гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк дип кисәтә.

– Суны рөхсәт ителгән урыннарда гына коенырга кирәк. Янәшәдә ферма, завод, машина кую урыны кебек корылмалары булган сулыкларны да урап узыгыз. Яшелләнгән, мүкләнгән суга да керергә ярамый. Суга кергәч, авызга, күз һәм борынга су эләкмәслек итеп йөзегез.

– Суга акрынлап кына керегез. Салкын суга кисәк керсәң, аякны көзән җыерырга, кан тамырлары кысылырга мөмкин. Соңгысы йөрәккә басымны арттыра. Шул рәвешле кешенең кан басымы күтәрелә, йөрәге ешрак тибә башлый. Бу үз чиратында йөрәк өянәгенә үк китерергә мөмкин.

– Су коенып чыкканнан соң иң элек өйдән алып килгән чиста су белән коенып алырга кирәк. Аннары сөлге белән яхшылап сөртенү зарур. Тәндә бер генә пычрак урын да калмасын.

– Иммунитеты какшаган, псориаздан интеккән кешеләргә, сидек юлы, сулыш, тамак һәм колак авырулары булган кешеләргә салкын суда коенудан тыелып тору хәерле. Хроник чирләре булган кешеләргә дә сак булырга кирәк. Су коенганнан соң чир яңадан баш калкытырга мөмкин. Эпилепсияле кешеләргә суга керү, гомумән, тыела. Ник дигәндә, салкын суда аларның өянәге башланырга мөмкин.

 

 


Фикер өстәү