Белеп әйләндер. Велосипедта йөрүнең файдасы һәм зыяны

Велосипедта йөрү – вакытны сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрү ысулларының берсе. Анда йөргәндә барлык мускул төркемнәре эшли, чыдамлык арта, калорияләр яндырыла, иң мөһиме, физик активлыкның мондый төре ир-атларга да, хатын-кызларга да, балаларга да туры килә.

Велосипедта йөрү гомуми сәламәтлеккә файдалы йогынты ясый: даими йөрү үзегезне яхшырак хис итәргә һәм кардиореспиратор чыдамлыкны арттырырга сәләтле. Ул сулыш системасына нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкинлек бирә, шулай ук йөрәк-кан тамырлары системасына ярдәм итә. Урта яшьтәге кеше өчен велосипедта йөргәндә оптималь пульс минутына 138-157 тапкыр булырга тиеш.

Велосипед ярдәмендә мускул массасын да үстерегә, кирәкмәгән калорияләрне дә яндырырга мөмкин.  40-90 минут йөргәндә,  200-800 килокалориядән арынырга мөмкин. Әгәр дә сез атнага өч-дүрт тапкыр берәр сәгать велосипедта йөрсәгез һәм дөрес туклансагыз, авырлыкны югалту процессы тагын да нәтиҗәлерәк булыр.

Шунысын да әйтергә кирәк, велосипедта йөрү психологик халәтне дә яхшыртырга ярдәм итә, чөнки сәяхәт вакытында эндорфиннар чыгарыла һәм кортизол күрсәткечләре яхшыра. Даими йөргәндә йокы сыйфатлырак һәм тынычрак була, баш миенең когнитив функцияләре арта. Икенче тип диабет белән авыручыларга бигрәк тә файдалы. Велосипедта физик активлык өлкән яшьтәге кешеләрдә сукырлыкның төп сәбәбе дип саналган катаракта барлыкка килү ихтималын киметергә мөмкинлек бирә.

Велосипедка утырганчы, буыннарны һәм мускулларны физик күнегүләр белән бераз җылытып җибәрсәгез, кулайрак булыр. Баштарак велосипедта йөргәндә авырту хисе булырга мөмкин, ләкин бу – гадәт  кенә. Шулай ук дөрес кием сайлау мөһим, чөнки  велосипедтан егылып төшү мөмкинлеге бар.

 

Велосипед спорты универсаль булса да,  тискәре күрсәтмәләре бар:

— варикоз авыруының кискенләшүе;

— начар координация һәм реакция;

— сколиоз;

— эпилепсия;

— йөрәк-кан тамырлары системасы белән проблемалар;

— анемия;

— йөклелекнең соңгы сроклары;

— остеопороз.

 

Велосипедта йөрүнең файдасы зыянга караганда күбрәк, шуңа күрә бу спорт төренә игътибар итегез. Сәламәт булыгыз!

 

 


Фикер өстәү