Хатын-кызлар махсус хәрби операциягә җибәрүне сорый башлаган

Россиядә төрмәләрдә утыручы хатын-кызлар җәза чарасын махсус хәрби операциягә җибәрүгә алыштыру үтенече белән мөрәҗәгать итә башлаган. Бу хакта Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова белдергән, дип хәбәр итә “SHOT” телеграм-каналы.

Москалькова әйтүенчә, төрмәдә утыручы кайбер хатын-кызлардан махсус хәрби операциягә җибәрү үтенече белән мөрәҗәгатьләр кергән. Әмма аларның берсенә дә мондый мөмкинлек бирелмәгән әле. “Мөрәҗәгать иткән хатын-кызларның берсе дә җинаять статьясы буенча да, яше буенча да закон нигезендә СВОга җибәрелә алмый”, – дип сөйләп үткән ул.


Фикер өстәү