Валерий Фальков: “Чит илдән килгән студентларның санын 500 меңгә җиткерергә уйлыйбыз”

Татарстан башкаласында “Формируя будущее” II Халыкара форумы уза. Чарада катнашу өчен Казанга 100ләп чит ил кунагы, шул исәптән БРИКС һәм БДБ дәүләтләре, Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләреннән мәгариф министрлары бар.

Форумның икенче көнендә Россиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков БРИКС илләре белән хезмәттәшлек итү юнәлешләре турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, БРИКС илләре вәкилләрен үзләрендә Россия вузларының филиалларын ачу кызыксындыра. “Без башка илләрдә Россия университетларының төрле форматлары турында фикер алышабыз, әмма бүген монда, Казанда нәкъ менә Мисыр һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән хезмәттәшлек турында сөйләштек”, – диде Фальков.

Аның сүзләренә караганда, 2030 елга Россиядә белем алучы чит ил студентлары санын 500 меңгә җиткерү планлаштырыла. “Бу Россиянең халыкара аренада позицияләрен ныгытуга һәм мәгариф өлкәсендә башка илләр белән хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итәргә тиеш”, – диде министр журналистларга.

Валерий Фальков: “Казанда Мисыр һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән хезмәттәшлек турында сөйләштек”

Татарстан башкаласында “Формируя будущее” II Халыкара форумы уза. Чарада катнашу өчен Казанга 100ләп чит ил кунагы, шул исәптән БРИКС һәм БДБ дәүләтләре, Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләреннән мәгариф министрлары бар.

Форумның икенче көнендә Россиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков БРИКС илләре белән хезмәттәшлек итү юнәлешләре турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, БРИКС илләре вәкилләрен үзләрендә Россия вузларының филиалларын ачу кызыксындыра. “Без башка илләрдә Россия университетларының төрле форматлары турында фикер алышабыз, әмма бүген монда, Казанда нәкъ менә Мисыр һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән хезмәттәшлек турында сөйләштек”, – диде Фальков.

Аның сүзләренә караганда, 2030 елга Россиядә белем алучы чит ил студентларының санын 500 меңгә җиткерү планлаштырыла. “Бу Россиянең халыкара аренада позицияләрен ныгытуга һәм мәгариф өлкәсендә башка илләр белән хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итәргә тиеш”, – диде министр журналистларга.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү