Татарстан Милли китапханәсе һәм Кремль яр буе мәйданында «Корбан Фест» фестивале узачак

«Татар-информ» агентлыгында узган очрашуда «Утыз-Имәни» мәчете имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин 16 июньдә Татарстан Милли китапханәсе һәм Кремль яр буе мәйданында «Корбан Фест» фестивале узачагын хәбәр итте. Бәйрәм кичке сәгать биштән тугызга кадәр дәвам итәчәк.

«Әлеге фестиваль — чын гаилә бәйрәме. Ул кунакларыбызга да, җәмгыятебез өчен дә файдалы булыр дип өметләнәбез», — диде Ирек Җиһаншин.

Билгеле булганча, әлеге фестиваль Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтләре тарафыннан 2018 елдан бирле уздырыла. Ирек хәзрәт Җиһаншин сүзләренә караганда, анда катнашучылар саны елдан-ел арта бара.

«Быелгы фестивальдә «Рамазан Фест»тагы кебек үк 15 меңгә якын кеше катнашыр дип көтәбез. Шуңа күрә аны оештыру өчен мәйданның да зуррагын сайладык», — дип ачыклык кертте ул.

Бәйрәм кунакларын мавыктыргыч бәйгеләр, 50 төрле мастер-класс, күргәзмә, утлы шоу көтә. Бәйрәм дәвамында тамак ялгау урыннары, төрле сәүдә нокталары да эшлиячәк.


Фикер өстәү