Күпбалалы гаиләләргә 2026 елдан салым буенча кешбэк кертелә

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты утырышында башлангычны хупларга тәкъдим иткәннәр.

Россиядә күпбалалы гаиләләр өчен салым буенча кешбэк кертергә җыеналар. Бүген Дәүләт думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты утырышында бу җәһәттән тиешле закон проекты каралган. Башлангычны хуплау тәкъдим ителгән. Дума депутаты Ярослав Нилов шул хакта хәбәр иткән, дип яза “KazanFirst”.

Яңа социаль ярдәм чарасы 2026 елдан гамәлгә кертелеп, 4 миллионнан артыграк гаиләгә кагылачак.

Закон проекты нигезендә, эшләүче, НДФЛ түләүче, кимендә 2 бала тәрбияләп үстерүче ата-аналар һәр елы саен салым кешбэгы алу мөмкинлегенә ия булачак. Бу түләү гаиләләргә мохтаҗлык дәрәҗәсеннән чыгып биреләчәк һәм ул дәүләтнең башка түләүләренә йогынты ясамаячак.

Түләүгә бәйле тәфсиллерәк мәгълүматлар юк әле. Закон проектының якын араларда Думада каралуы көтелә.

Проектның аңлатма язуына караганда, яңа түләү кереме төбәктә 1,5 яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләгә биреләчәк. Шул ук вакытта кешбэк алу өчен алимент буенча бурычлы булмау мөһим. Түләү күләме алдагы елда түләнгән НДФЛ һәм шул ук керемнән 6 процентлы ставка буенча исәпләнгән салым күләме аермасы буларак билгеләнәчәк.


Фикер өстәү