Казанга йөздән артык мэр килә

Казанга БРИКС+ илләре шәһәрләре ассоциациясенең оештыру җыелышында катнашу өчен йөздән артык мэр киләчәк. «Ассоциацияне оештыру тәкъдимен дөньяның төрле илләрендәге йөздән артык муниципаль берәмлек хуплады», – дигән Казан вице-мэры Евгения Лодвигова. Әлеге чара 21 июньдә узачак.

Оештыру җыелышында катнашу өчен Татарстан башкаласына Бразилия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы, Төркия, Чили, Марокко, Азәрбайҗан, Казахстан кебек чит илләр шәһәрләре вәкилләре киләчәк. Әлеге исемлек әле дә тулыланып тора.

Билгеле булганча, Казан мэры Илсур Метшин ассоциация оештыру турында тәүге тапкыр бу елның февралендә Мәскәүдә БРИКС илчеләре белән очрашу вакытында әйтте. Ул БРИКС илләре шәһәрләре ассоциациясен оештыру тәкъдимен хупларга өндәде һәм дустанә илләр вәкилләрен ассоциациясенең оештыру җыелышында катнашырга чакырды. «Дустанә илләр муниципаль берәмлекләренең халыкара мәйданда үз тавышы булырга тиеш. Көнбатыш үрнәге буенча бик озак яшәдек. Әмма безнең көн кадагындагы мәсьәләләрне хәл итүдә үзебезнең бай мирасыбыз һәм зур тәҗрибәбез бар. Бүген тагын да ныграк хезмәттәшлек итәргә, үсеш өчен икътисадый, мәдәни, фәнни элемтәләр урнаштырырга вакыт җитте», – диде ул.

Исегезгә төшерәбез: 12–24 июньдә Казанда БРИКС уеннары узачак. БРИКС саммиты исә 22–24 октябрьгә билгеләнгән. Анда 33 ил вәкилләре катнашыр дип көтелә.


Фикер өстәү