Ике кулга унбиш эш. Татарстанның кайсы шәһәр-районында эш табу җиңелрәк?

Татарстанда бер эшсезгә унбиш буш эш урыны туры килә. Җәй җитүгә, хезмәт базарын сезонлы тәкъдимнәр дә «баетты», тик эшләргә кеше юк. Республика – эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән булган төбәкләрнең берсе. Шәһәрдә төзүчеләр, тәрбиячеләр җитмәсә, авылда тракторчылар һәм сыер савучылар бик кирәк. Татарстанның кайсы шәһәр-районында эш табу җиңелрәк? Бүген кайда күпме түлиләр? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга ачыклык кертте.

Республиканың хезмәт базары кадрларга кытлык кичерә. Бу көннәрдә Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бу хакта тагын бер кат искә төшерде.

– Соңгы мәгълүматларга караганда, мәшгульлек үзәкләрендә эшсез буларак 3,6 мең кеше теркәлгән. Шул ук вакытта хезмәт базарында 54 мең вакансия һәм тәкъдим бар. Бүген Татарстанда бер эшсезгә унбиш буш эш урыны туры килә, – диде ул.

Министрлык китергән саннардан күренгәнчә, быелның гыйнвар – март айларында республиканың эшче көчен 15 яшьтән дә өлкәнрәк булган 2 миллион 70 меңнән артык кеше тәшкил иткән. Республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе – 0,18 процент. Чагыштыру өчен, бу елның мартында ил күләмендә әлеге күрсәткеч 2,7 процент тәшкил иткән.

Республиканың Яңа Чишмә (0,46%), Теләче (0,43%), Югары Ослан (0,27%), Түбән Кама (0,27%), Әгерҗе (0,26%) районнарында һәм Казанда (0,23%) эшсезлек дәрәҗәсе республика күләмендәге уртача саннардан зуррак. Иң түбән күрсәткечләр исә Лениногорск, Алексеевск, Лаеш һәм Тәтеш районнарында теркәлгән (һәркайсында 0,05%).

Бу ел башы белән чагыштырганда, эшсезләр арасында авылда яшәүчеләр, яшьләр һәм тәүге тапкыр эш эзләүчеләр саны кимегән, ди белгечләр. Бу җәй җитүгә бәйле, әлбәттә. Хәзер авылда эшне тавык та чүпләп бетерә торган түгел, ул кемгә дә җитә, ә шәһәр җирендә сезонлы тәкъдимнәр артты.

Казанда яшәүче дүртенче курс студенты Ринат Гомәров җәйгә азык-төлек сатучы онлайн кибетләрнең берсенә курьер булып эшкә урнашкан. «Ничә сәгать эшләвеңә һәм күпме заказ тапшыруыңа карап, көнгә 3550 сумга кадәр акча түлиләр. Санап куйдым, айга 88700 сум акча эшләү мөмкинлеге бар. Әлегә бер айга урнаштым. Велосипед тәгәрмәче әйләндерү өчен бердәнбер таләп – 18 яшь тулган булырга тиеш. Кирәк икән, үзмәшгуль итеп тә теркиләр. Җәй азагында чит илгә ял итәргә барырга акча җыям», – дип сөйләде Ринат.

Интернетта эш турындагы тәкъдимнәргә без дә күз салдык. Шәһәр паркларын һәм скверларын тәртиптә тотучыларга, мәсәлән, көненә 2700 сумга кадәр акча вәгъдә иткәннәр. Эшкә студентларны да, пенсионерларны да алалар. Теләк кенә булсын. Казан үзәгендә урнашкан рестораннарның берсендә җәйге чорга эшкә урнашучы официантларга 110 мең сум хезмәт хакы вәгъдә итәләр. Халык ашап-эчүдән тыш, сәламәтлеге турында да онытмый. Җәй көне фитнес-клубларда да эш арткан. Казанда шундый үзәкләрнең берсенә ике көннән ике көнгә җыештыручы булып эшкә урнашучыларга 30 мең сум акча ышандырганнар. Көненә дүрт сәгать: иртәнге 5тән алып 9га кадәр эшлисе.

Авылда исә мәсьәләне алай тиз генә хәл итеп булмый, биредә белгечләр кирәк. Рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында 69 мең кеше эшли. Шул ук вакытта ел башындагы саннардан күренгәнчә, агросәнәгать комплексында 2600 эш урыны бар. «Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Шувалова әйтүенчә, тармакта аеруча тракторчылар, сыер савучылар, азык-төлек һәм эшкәртү предприятиеләре белгечләре, мал табиблары һәм агрономнар җитми. Аның фикеренчә, авыл хуҗалыгы тармагында кадрлар җитмәү проблемасына хезмәт хакы түбән булу, яшь белгечләрнең авылда яшәргә теләмәве, авыр физик хезмәт сәбәпче. Шулай ук югары квалификацияле белгечләргә дә кытлык зур.

– Соңгы 1–2 елда Татарстан гына түгел, ил күләмендә дә хезмәт базарында вазгыять үзгәрде: элек сәүдә өлкәсенә бәйле вакансияләр күбрәк булса, хәзер сәнәгать һәм төзелеш тармакларында эшче куллар җитми, – ди Чаллыда эш табарга ярдәм итүче агентлык хезмәткәре Гөлназ Заһидуллина. – Яңа завод-оешма төзеп кенә булмый бит, анда эшләргә кеше кирәк. Сәнәгать, төзелеш, транспорт тармаклары югары хезмәт хаклары белән кызыксындырырга тырыша. Мәсәлән, ерак арага йөрүчеләргә 200 мең сумга кадәр акча түлиләр. Автокалада Е категорияле машина йөртүчеләр 150 мең сумга кадәр хезмәт хакына өмет итә ала. Республика буенча эретеп ябыштыручыларга – 140, газ белән эретеп ябыштыручыларга 180 мең сумлык вакансияләр бар. Әлеге дә баягы буш кулларны кайдан табасы?

 

Татарстанда кытлык зур булган һөнәрләр һәм белгечлекләрнең кайберләре

Монтажчы 87 мең сум
Токарь 67,8 мең сум
Инженер-конструктор 60,8 мең сум
Машина йөртүче 53,5 мең сум
Менеджер 50,4 мең сум
Кондуктор 47,1 мең сум
Тракторчы 46,2 мең сум
Шәфкать туташы 32,3 мең сум
Урам җыештыручы 25,2 мең сум
Тәрбияче 24,7 мең сум

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан

 

Сан

Татарстанда мәшгульлек дәрәҗәсе 62,2% тәшкил итә. Ил буенча ул – 61,1%, Идел буе федераль округында – 59,5%.


Фикер өстәү