Биш бала анасы: «Кече кызым оныгым белән бергә туды»

«Баланың артыгы булмый!» Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында гомер итүче Гөлсинур Зәкиева әнә шулай ди. Иң олы кызы Алинәгә – 34, кечесе Әмиләгә – 10 яшь. Бишенчесен алып кайтканда Гөлсинур апага – 45, ире Равил абыйга 50 яшь була.

Биш бала анасы «Ана даны» медале белән бүләкләнәчәк. Әлеге мактаулы исемгә лаек булганын бездән ишетеп белде ул. Баштарак ышанмыйча да торды. Аннары инде, документларымны тапшырган иделәр, әмма болай тиз бирерләр дип уйламадым, дип куйды. Зур исемгә лаек булган әни нинди була? Биш бала үстерү кыен түгелме? Без бу хакта Гөлсинур апа белән сөйләштек.

– Ирем тормыш итәргә бик җайлы кеше булды. Әгәр ул терәк булмаса, күп итеп бала да алып кайтмас идем, – дип башлады сүзен Гөлсинур апа. – Язмыш кайда гына йөртмәде инде безне… Яшь чакта мин дә, Равил дә, бәхет эзләп, читкә чыгып киткән кешеләр без. Насыйп булгач, Татарстанда түгел, Свердловск өлкәсендә таныштык. Равил абыегыз – Кайбыч егете. Мин яшәгән шәһәргә очраклы гына килгән иде ул. Әнә шунда бер-беребезне ошаттык. Гаилә корып җибәрдек.

Чит җир бит, тормыш итүләре җиңел булмый. Балалар туа башлагач, мәшәкатьләр тагын да арта. Авырлыгын да күрергә туры килә. Икенче кызлары Алия 9 яшендә авариягә эләгә. Юлны аркылы чыкканда, кызны мотоцикл бәреп китә. Ул чакта Гөлсинур апа улы Нурисламга йөкле була.

– Алиягә 32 яшь инде. Әлегә кияүдә түгел. Бик тырыш булып үсте. Фатирын да алды, машинасы да бар. Нурислам улым армиядә хезмәт итеп кайтты да Казан вертолет заводына эшкә урнашты. Үз эшен бик ярата. Аннан соңгы улым Кәрим 9 нчы сыйныфны бетереп, Мамадыш политехник лицеенда укый. Әмилә – әле мәктәп укучысы, – ди Гөлсинур апа.

Үзе Кукмара районының Арпаяз авылыннан ул. Язмыш аларны чит җирләрдә күп йөртә. Свердловск өлкәсеннән башта Кировтагы Нократ Аланына кайтып урнашалар. Әмилә шунда яшәгәндә туа да инде. Ул вакытта Гөлсинур апаның олы кызы Алинә кияүгә чыгып, беренче сабыен таба. Гаиләдәге төпчек бала белән беренче онык 18 көн ара белән дөньяга киләләр.

– Табиблар авырлы икәнемне әйткәч, әллә нишләп киттем. Яшем дә бара бит инде. Табам дигәч, табиб та шаккатты. Нинди батыр хатын, дигән иде. Әле ярый алып кайтканбыз, дим хәзер. Шул бала дип картаерга да вакытым калмый, – ди Гөлсинур апа.

Түбән Тәкәнешкә җиде ел элек кайтып урнаша алар. Читтә яшәгәндә туган җирнең кадере бик артты, ди үзләре. Дөресрәге, татар авылында яшиселәре килә. Гөлсинур апа да, Равил абый да авылда үз кешегә әйләнгән инде. Кемнән сорама, бик мактап телгә алалар үзләрен. Тырыш, эш сөючән гаилә, диләр. Гөлсинур апа мәдәният йортында да эшләп алган. Хәзер музейда икән. Авылдагы бөтен чараларда катнаша, бик матур җырлый, диләр. Балалары да үзе кебек тырыш булып үскән. Гөлсинур апа әйтмешли, ишле гаилә бердәмрәк, тату була.

– Балаларым эшләп үсте. Кемдер китереп бирер дип ятмыйлар. Равил дә быелга кадәр эштә иде әле. Мин дә тик тормыйм. Музейда эшләп кайтканнан соң, җәй көннәрендә җиләк басуына чыгабыз. Балалар үскәндә дә ял итә белмәдем. Олыраклары кечеләрен карап үстерде. Фермада сыер да саудым, сөт тә җибәреп тордым. Әмилә тугач та, яше тулып китүгә, эшкә чыктым. Нурислам улым баланы үзе карады. Ярдәме бик тиде, – ди Гөлсинур апа. – Үзебез дә 10 бала үстек. Туганлыкның кадерен беләбез. Әниемә дә 10 бала тапкан өчен алтын медаль биргәннәр иде. Гаиләбезне бөтен республикага үрнәк итеп куйганнар икән, без моңа бик шат. Алдагы көннәрдә дә балаларның бәхетен күреп, алар игелегендә яшәргә насыйп булсын, дип телим. Ә яшьләргә бер теләк – баласыз калмагыз! Һәр бала үз ризыгы белән туа. Менә шуны онытмагыз!


Фикер өстәү