Карадениз Казандагы мәчетенең рәсми ачылышына Эрдоганны көтә

“Рубин-2” командасының баш тренеры, “Рубин”да уйнаганда ике тапкыр Россия чемпионы исемен яулаган Гёкдениз Карадениз Казан янында төзеткән мәчетен рәсми ачу тантанасына Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның килүен тели. Төркия футболчысы “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән, дип яза “Татар-информ”.

“Мәчет төзеткәнче, озак еллар буе Казанның футбол клубында уйнадым һәм шушы шәһәрдә яшәдем. Әлбәттә инде, мәчет төзеткәннән соң Казанга тагын да якынайдым”, – дигән Карадениз.

“Без, әлбәттә, мәчетне Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның ачуын телибез. Шуңа күрә рәсми ачылыш булмады әле. Әмма мәчет тәүлек әйләнәсе эшли инде”, –дип аңлатып үткән ул.

Футболчы әйтүенчә, Төркия Президентының Россиягә сәфәре барышында, мәчеткә килеп, аны рәсми төстә ачуы өчен сөйләшүләр алып барыла.

Биектау районының Калинино авылында Гёкдениз Карадениз акчасына мәчет төзү 2016 елда башланган. Ул 2020 елның октябрендә ачылган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү