85 яшьлек Рәшит абый: Аракы белән мавыкмадым, тәмәкене якын да китермәдем

Чаңгы һәм велосипед – Рәшит Ибраһимовның гомерлек дуслары. Яшь вакытта ул бик күп тапкырлар чаңгы, велосипед ярышларында катнашкан. Әле бүген дә кимен куймый. 85 яшь булуына карамастан, кышын – чаңгыда, калган вакытта велосипедта җилдерә. Без килгәч тә Рәшит абыйны урманнан чакырып кайтарырга туры килде. Озак көттермәде тагын, велосипедына утырып, җәһәт кенә кайтып та җитте.

Рәшит абый яшьлек елларын сагынып искә алды. Мәктәптән соң Казан педагогика институтын тәмамлаган. Биредә укыганда ук «Советлар Союзының иң көчлеләр ярышы»нда чаңгыда узышып, спорт остасы дәрәҗәсенә ирешә. Югары уку йортын тәмамлагач исә юллама белән Буадагы бер мәктәпкә эшкә кайта. Тик анда аңа озак эшләргә туры килми, ике айдан соң армиягә алалар. Анда да спортны ташламый, нинди мөмкинлек бар, һәрвакыт активлык күрсәтә. Армия хезмәтен тутырып кайткач, Ульяновск шәһәренең «Спартак» оешмасына тренер булып урнаша. Яңа гына ачылган физкультура училищесына чаңгы спорты дәресләрен укытырга алына. Биредә аның 42 ел гомере уза. Лаеклы ялга чыккач исә, гаиләсе белән кабат туган якларына – Буа районының Адав-Толымбай авылына кайталар.

Рәшит абый үзенең остазы – Татарстанның атказанган тренеры Сабирҗан Нәфыйковны да зур хөрмәт белән искә алды.

– Без, авыл балалары, бердән, эш сөючән булып үстек. Хуҗалыкта нинди эш бар, барысын да эшләдек. Икенчедән, булмаганны да бар итә торган гаять кирәкле сыйфатка иябез. Сугыштан соң туган балаларның тормышлары җиңел булмады. Чаңгы шуар өчен аякка кияргә ботинка турында хыяллана да алмый идек. Кулга ни эләгә, шуннан ясап кигән чаклар күп булды, – ди Рәшит абый.

Хәзерге вакытта да өйдә генә тик утыра торганнардан түгел ул. Кирәк икән, чаңгысына баса, кирәк икән, велосипедта йөреп кайта, район үзәгенә барыр өчен машинасына да утыра.

– Мин чаңгыда 15 чакрым араны да уза алам, ләкин эш бит ераклыкта түгел, ә сыйфатта. Әле дә көнгә берничә тапкыр урманнарны урап кайтам. Табигатьнең иң матур, һавасының иң шифалы чагы бит, – ди ул. – Сәламәт булыр өчен махсус берни дә эшләмим. Иң мөһиме, хәрәкәт кирәк. Мин гомер буе спорт белән дус булдым, аракы белән мавыкмадым, тәмәкене якын да китермәдем. Саулык һәм тырышлык булса, бу тормышта барысына да ирешергә мөмкин. Һәм яши-яши шуңа инандым: барысы да кешенең үз кулында. Бәхетсез гомер кичерүгә дә сәбәпләр күп төрле була ала. Ләкин аларны үзгәртеп, матур итеп яшәү дә үз кулыбызда.

 


Фикер өстәү