Чаллы шәһәреннән алты ир-ат законсыз төстә комарлы уеннар оештыру һәм үткәрүдә гаепләнелә. Бу хакта “Челнинские известия” хәбәр итә.
42 яшьлек ир-ат законсыз төстә комарлы уеннар үткәрү максатыннан оешкан төркем булдырган. Моның өчен 9 компьютер, башка җиһазлар алган һәм уенчылар базасын төзегән.
“Эшмәкәрләр” хокук саклау органнары хезмәткәрләре күзенә чалынмас өчен төрле комплексларда тәүлеклек арендага фатирлар алып торган. Алар эшләрен үзара бүлешкән: берәүләре клиентлар алып килүгә, икенчеләре бары тик ышанычлы кешеләрнең генә керүенә, өченчеләре законсыз керемне җыеп алу һәм саклауга җаваплы булган.
Тикшерү материаллары Чаллы шәһәре судына карап тикшерүгә тапшырылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat