Чаллыда бер көн эчендә ике хатын-кыз аферистлардан зыян күргән. Мошенникларга алар 1 миллион 975 мең сум күчергән.
Аферистлар, гадәттәгечә, шалтыратып, үзләрен банк иминлеге хезмәткәрләре буларак таныштырганнар да, янәсе, счетларыннан акча урларга маташулары турында хәбәр иткәннәр. Аннан инде, акчаларын югалтмас өчен, үзләренчә киңәшләр биргәннәр.
Хатын-кызлар, боларның сүзен тыңлап, сәүдә үзәкләренә юл тоткан. Анда саклык акчаларын банкоматлар аша, имештер, “куркыныч янамый торган” счетларга күчергән. Нәтиҗәдә 28 яшьлек җирле предприятие операторы – 665 мең сум, ә 71 яшьлек пенсионер хатын-кыз –1 миллион 310 мең сум акчасыннан коры калган.
Алданган хатын-кызлар соңрак үзләренең “консультант”ларына” шалтыратып, акчаларын кайчан алырга мөмкин икәнен белешмәкче булган. Әмма тегеләрнең телефоннары инде эшләмәгән.
“Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Алар белән Мәскәүдә теркәлгән абонент номерлары аша сөйләшкәнлекләре генә билгеләнгән әле.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat