Рөстәм Миңнеханов: Без теләсә нинди дәрәҗәдәге спорт чарасын кабул итәргә әзер

Татарстанда 11820 спорт корылмасы бар. Шуның яртысы диярлек – авылларда. Республикада спорт ни дәрәҗәдә үсеш алуын аңлар өчен әнә шул саннарга күз салу да җитә, диделәр Дәүләт Думасының физик культура һәм спорт буенча комитетының Татарстан башкаласында узган күчмә утырышында. Казан Яшүсмерләр ислам уеннары башкаласына әверелергә дә мөмкин. Бу хакта чарада катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.

Очрашу урыны итеп нәкъ менә Казанны сайлау очраклы гына түгел. Бу хакта утырышта Россия спорт министры урынбасары Алексей Морозов искәртте. «Республикада спортны үстерүгә зур әһәмият бирелә. Татарстанда яшәүчеләрнең 63 проценты, 2,3 миллионнан артык кеше даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Бу – бик җитди сан һәм зур тырышлык нәтиҗәсе. Республикада барлыгы 11 мең 820 спорт корылмасы бар, шул исәптән 5 меңнән артыгы авыл җирлекләрендә урнашкан. Без дә читтә калмыйбыз. 2019–2026 елларда Татарстанда спорт инфраструктурасына 5,6 миллиард сум акча тоту каралган», – диде министр урынбасары.

Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, 2030 елга кадәр илдә яшәүчеләрнең ким дигәндә 70 процентын спортка җәлеп итү бурычы тора. «Без әлеге күрсәткечне 75 процент дәрәҗәсенә кадәр күтәрергә телибез», – дип тә өстәде балалар-үсмерләр һәм массакүләм спортны үстерү үзенчәлекләренә багышланган сөйләшү барышында Татарстан спорт министры Владимир Леонов. Республикада 164 спорт мәктәбе булуын, аларда 100 меңләп бала шөгыльләнүен, Татарстанның бассейннар һәм боз сарайлары саны буенча ил күләмендә алдынгылар рәтендә булуын да әйтте ул.

– Спорт ярдәме белән республикабыз, бигрәк тә Казан бик нык үзгәрде, – диде Рөстәм Миңнеханов. – 2013 елгы Универсиада мөһим вакыйгага әверелде. Аның төп мирасы – бай инфраструктура калды. Без теләсә нинди дәрәҗәдәге спорт чарасын кабул итәргә әзер. Зур уңыш белән Киләчәк уеннары узды. Бу атнада БРИКС уеннары башланды. Без Россия Президентына безгә күләмле спорт чараларын үткәрүне ышанып тапшырган өчен зур рәхмәтле, – диде Татарстан Рәисе.

Казан Ислам уеннары башкаласы да булырга җыена. Форсаттан файдаланып, Рөстәм Миңнеханов шул хакта да әйтте. «Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре безгә яшүсмерләр уеннарын үткәрүне ышанып тапшырырга әзер. Хәзер бу хакта фикер алышабыз, безнең үзара элемтәләр яхшы. Бу – Россиянең хезмәттәшлек өчен ачык икәнен дәлилләп күрсәтү өчен тагын бер яхшы мөмкинлек», – диде ул. Тик федераль үзәктәге кайберәүләргә аның «ислам уеннары» булуы ошап бетми икән. «Ни өчен ислам, ә православ түгел дип сорыйлар? Мин православие уеннарына каршы түгел. Әлегә исә безгә ислам юнәлешендә теләктәшлек күрсәтүче оешма бар», – диде Татарстан Рәисе.

Аның әйтүенчә, монда диннең бернинди дә катнашы юк. «Ислам уеннары» дингә түгел, ә оешма статусына бәйле. Башка юнәлешләрдәге тәкъдимнәр яңгыратырлык осталар бар икән, мин каршы түгел», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Дәүләт Думасы комитеты җитәкчесе Дмитрий Свищев әлеге тәкъдимне карап тикшерергә вәгъдә итте. Тик Рөстәм Миңнеханов мәсьәләне урында ук хәл итәргә кирәк дип белдерде. «Тикшереп торырга кирәкми, тәкъдимне хупларга кирәк. Югыйсә күп кенә башлангычларыбыз шуның белән бетә дә. Безгә халыкара статус кирәк. Тавыш бирегез дә җавабын әйтегез. Менә бу комитетның чын эше булачак», – диде Рөстәм Миңнеханов. Утырышта комитет әгъзалары Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Ислам уеннарын үткәрү тәкъдимен бертавыштан хуплады. Кайбер фаразларга караганда, дүрт елга бер тапкыр узучы ярышлар бездә киләсе елның җәендә узарга мөмкин.

 


Фикер өстәү