Советлар Союзы космонавты Вячеслав Зудов 83 нче яшендә вафат булган. 1976 елда “Союз-23” корабы командиры буларак, илебезнең космонавтикасы тарихында беренче тапкыр аппаратны суга утырткан космонавт бу. “Татар-информ”, Юрий Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәренә таянып, шул хакта яза.
Очучы-космонавт кичә – 13 июньдә вафат булган. Үлеменең сәбәбе турында әйтелми. Мәрхүм белән хушлау иртәгә – 14 июньдә Оборона министрлыгының Мытище шәһәрендәге хәрби-мемориаль зиратында узачак.
Вячеслав Зудов 1942 елның 8 гыйнварында Горький (хәзерге Түбән Новгород) өлкәсенең Бор шәһәрендә туган. Балашово югары хәрби очучылар училищесын тәмамлаганнан соң 1965 елның октябрендә космонавтлар отрядына кабул ителгән.
Зудов 1976 елның 14 октябрендә бортинженер Валерий Рождественский белән “Союз-23” корабында галәмгә очкан. Аппарат, “Игла” тоташу системасында төзексезлек килеп чыгу сәбәпле, “Солют-5” станциясенә тоташа алмаган. “Союз-23”нең җиргә төшеп утыруы да “кешечә” булмаган. Кораб 1976 елның 16 октябрендә Казахстанның Тенгиз күленә ярдан 2 чакрым ераклыкта төшеп утырган.
“Техник проблемалар килеп чыгу сәбәпле, парашют ачылмаган. Тукымасы, су сеңгәнлектән, су төбенә китеп, аппаратның астын-өскә әйләндергән. Шул сәбәпле экипаж аннан чыга алмаган. Коткару операциясе берничә сәгать дәвам иткән”, – дип сөйләп үткәннәр Космонавтлар әзерләү үзәгендә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat