Казанда V Казан Халыкара Евразия интеграциясе конгрессы уза

13–14 июньдә Татарстан башкаласында V Казан Халыкара Евразия интеграциясе конгрессы уза. Ике көнлек фикер алышулар үзәгендә – Евразия илләре алдындагы проблемалар, икътисадый, иҗтимагый, технологик, әхлакый мәсьәләләр, үзара хезмәттәшлек. 

Чараның пленар утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

– Бүген Евразия икътисадый берлеге (ЕАЭС) иң нәтиҗәле оешмаларның берсенә әйләнде. Шунысы куандыра: белгечләр очрашу һәм фикер алышу урыны итеп Казанны сайлады. Чөнки нәкъ менә Татарстан башкаласында Евразиядәге интеграцион процессның мөһим карарлары кабул ителде. Төбәк дәрәҗәсендә без сәнәгать тармакларының үзара хезмәттәшлеге, электрон сәүдә процессларын активлаштыру турында мөһим карарлар кабул итүне хупладык, – диде парламент башлыгы.

Ул шулай ук Россиянең чит илләр белән мөнәсәбәтләрендә төбәкләрнең роленә аерым тукталды.

– Соңгы елларда Россия төбәкләре чит илләр белән актив хезмәттәшлек итә. Һәм бу, гомумән алганда, тышкы элемтәләрнең мөһим өлешенә әйләнде. Алай гына да түгел, халыкара һәм тышкы икътисадый эшчәнлектә катнашып, Россия төбәкләре илнең тотрыклы үсешенә, икътисадның көндәшлеккә сәләтлелегенә үз өлешен кертә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренә караганда, ЕАЭС эчендәге хезмәттәшлек, беренче чиратта, аңа караучы илләрнең икътисадын ныгытуы белән файдалы.

– ЕАЭС кысасындагы халыкара кооперация импортны алыштыруда, җитештерү мәйданчыкларындагы технологик элемтәләрне гадиләштерүдә, көндәшлеккә сәләтле булган югары технологияле производстволар булдыруда мөһим роль уйный, – диде Дәүләт Советы Рәисе. – Казандагы фикер алышулар – халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлекнең мөһим темаларына сөйләшү, үсеш юнәлешләрен билгеләү, уртак карарларга килү өчен менә дигән мөмкинлек.

Пленар утырышта Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетның дәүләт мәдәни сәясәтен һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне фәнни-методик тәэмин итү үзәге директоры Рамазан Абдулатипов та чыгыш ясады. Ул Татарстанда милли традицияләргә, халыклар арасындагы татулыкка зур игътибар бирелүен ассызыклады. Фәлсәфә фәннәре докторы буларак, шактый озын нотыгында цивилизация, икътисадый үсеш турында фикерләре белән уртаклашты.

– Россия бүген Көнчыгыш цивилизациясе башында тора. Асылда, ул – күпполярлы дөнья формалаштыру буенча бүгенге дөнья лидеры, – диде Рамазан әфәнде.

Конгрессның төп бурычы – Евразия илләре алдында торган проблемаларны һәм аларны чишү юлларын уртага салып сөйләшү. Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Вадим Хоменко сүзләренә караганда, әлеге чараның БРИКС илләре саммиты алдыннан узуы да игътибарга лаек. «Бу конгресстагы тәкъдимнәр БРИКС илләре саммитының эшче төркемнәренә тапшырылачак», – диде ул.

Фикер

Вячеслав Володин, Россия Дәүләт Думасы Рәисе:

– Конгрессның галимнәр, белгечләр, профессионаллар арасында абруе зур. Нәкъ менә алар форум кысасында икътисадның стратегик тармакларында һәм гуманитар өлкәдә Евразия икътисадый берлегенә керүче дәүләтләр тигез хокуклы хезмәттәшлекне ныгытсын өчен механизмнар эшли. Дөньяда яңа тәртипләр урнашканда, ирекле үсеш, милли-мәдәни мирас һәм тарихи дөреслекне саклау белән кызыксынучы илләребез арасындагы хезмәттәшлек ныгый, киңәя. Иң мөһиме – фикер алышуларның нәтиҗәсе илләребездә яшәүчеләр өчен файдалы гамәлләр булсын.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү