Казанда БРИКС Уеннары башланды. Татарстан башкаласында 23 июньгә кадәр дөньяның 93 иленнән 4,7 меңнән артык спортчы көч сынашачак. Тәүге җиңүчеләр билгеле инде. Уеннарда катнашучыларны Россия Президенты Владимир Путин сәламләде. Белоруссия спортчылары кәбестә бөккәненә гашыйк булган. Ә Татарстан спорт министры Владимир Леонов ашыгырга киңәш итә. Беренче көннәрнең төп вакыйгаларын сезгә дә тәкъдим итәбез.
12 көн, 27 спорт төре, 100гә якын ил вәкиле, 387 комплект медаль. Казанда узучы БРИКС Уеннарының төп саннары әлегә, мөгаен, шулардыр. Сүз уңаеннан, медальләр саны буенча Татарстан башкаласындагы ярышлар быел Парижда узучы Олимпия Уеннарын да уздырачак хәтта. Тик кире үз казаныбызга әйләнеп кайтыйк.
Ярышларның ачылыш тантанасында катнашучыларны видеоэлемтә аша Россия Президенты Владимир Путин сәламләде. «Быел БРИКС Уеннары тәүге тапкыр ачык форматта уза. Әлеге колачлы спорт бәйрәме спорт кыйммәтләре, тигез мөмкинлекләр һәм гадел көрәш тантанасын тагын бер кат чагылдырачак. Сәяси тыкшыну һәм басым ясаулардан азат булган, бөтен дөнья спортчыларын берләштергән БРИКС Уеннарына карата кызыксыну тагын да артачак», – диде ул.
Татарстанда узучы ярышларга иң зур делегацияләр Белоруссия, Кытай, Бразилия, Һиндстан, Иран һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән. Ачылыш тантанасында исә уеннарда катнашучы илләрнең флаглары парады вакытында БДБ илләре һәм Фәләстыйн вәкилләрен аеруча җылы каршы алкышладылар.
БРИКС Уеннары безнең илләр арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәчәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачылыш тантанасында шулай диде. «Чит илдән күпсанлы командаларның килүе ул – спортның чикләре булмауның ачык һәм ышанычлы үрнәге. Спорт сәясәттән өстенрәк. Һичшиксез, БРИКС Уеннары безнең илләр арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәчәк», – диде Татарстан Рәисе.
Казанда ярышларның уңышлы узачагына да шик юк. Бу хакта ачылыш тантанасына кадәр үк Россия спорт министры Михаил Дегтярев әйтте. «Татарстан башкаласына 40тан артык илдән спортчылар килде инде, калган кунакларны да көтәбез. Алар ярышлар барышында килеп җитәчәк. БРИКС Уеннарында 90нан артык ил вәкиле катнашу теләген белдерде. Казанда ярышларның югары дәрәҗәдә узачагына ышанам», – диде ул.
Ышанычны Казан гына түгел, Россия спортчылары да акларга тырыша. Уеннарның беренче көнендә төшкә кадәр үк спортчылар ике алтын медаль белән сөендерде. 13 июньдә синхрон йөзү, самбо, ушу, авыр атлетика һәм спорт гимнастикасы буенча җиңүчеләр билгеле булды. Шулай ук бадминтон, теннис һәм өстәл теннисы, ишү спорты буенча ярышлар башланды. БРИКС уеннарының тәүге җиңүчеләре булып өч мәртәбә Олимпия Уеннары чемпионы, дөнья, Европа чемпионатлары җиңүчесе Светлана Колесниченко һәм дөнья чемпионы Александр Мальцев танылды. Казанда ярышлар барлыгы 17 спорт корылмасында уза. Акробатик рок-н-ролл һәм брейкинг буенча җиңүчеләр Мәскәүдә билгеле булачак.
«БРИКС Уеннарында Россиядән ушу буенча бик көчле спортчылар катнаша. Алар башкаларга медаль яулау мөмкинлеген гомумән дә калдырмаячак дип борчылам», – ди Бразилиядән килгән, ушу буенча Панамерика Уеннарының ике тапкыр чемпионы Беатриз Сильва. «Үзебезне лаеклы рәвештә күрсәтергә тырышачакбыз», – дип тә өстәде ул.
Суга сикерү буенча Олимпия чемпионы, БРИКС Уеннары илчесе Илья Захаров исә канәгатьлек хисен яшерми. «Казан лаеклы рәвештә илнең спорт башкаласы исемен йөртә. Татарстан башкаласы шаккатыра белә һәм бер урында тормый. Безнең спортчылар өчен БРИКС Уеннары ул саф һава кебек», – ди ул.
Халыкара Уеннарга билетларның 86 проценты сатылып беткән инде. Бу хакта Татарстан спорт министры Владимир Леонов әйткән. «Уеннарны барып күрергә теләүчеләргә ашыгырга киңәш итәм», – дигән ул.
Билгеле булганча, спортчылар Универсиада авылында яши. Биредәге биналарның берсендә узган Дәүләт Думасы комитетының күчмә утырышына килгәч, «ВТ» хәбәрчесе спортчыларның иртәнге аш вакытына туры килде. Универсиада авылында бер түгел, ә берьюлы өч ашханә эшли. Шуңа күрәме бернинди ыгы-зыгы, чират юк. «Ашау-эчү ошый. Ит тә, балык та бар. Милли ризыклар да җитәрлек. Чәкчәк турында моңарчы да белә идек инде. Ярышлар вакытында тәм-том бик үк рөхсәт ителми. Казанга килгәч, тәүге тапкыр кәбестә бөккәне ашадык. Аның тәмлелеге телеңне йотарлык», – дип көлеште ашханәдән чыгып килүче Белоруссия спортчылары. Владимир Леонов әйтүенчә, бөтен ризык та хәләл.
Әйтүләренә караганда, Россия спортчылары өчен БРИКС Уеннары Европа чемпионаты дәрәҗәсендәге халыкара ярышларга тиңләштереләчәк. Акчалата бүләк тә булачак. Алтын медаль ияләренә – 358,8 мең сум, көмеш медаль алучыларга – 179,2 мең сум, ә бронза медаль өчен 107,5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк дип көтелә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat