Махсус хәрби операциядә һәлак булган Альберт Кашапов белән Саба районында хушлаштылар. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Котников, Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Фәнис Закиров, туганнары, авылдашлары килде. Бу хакта Саба таңнары сайтында хәбәр ителә.
Гранатометчы, ефрейтор Альберт Абдулла улы Кашапов хәрби хезмәткә контракт нигезендә киткән. Тумышы белән Мишәбәш авылыннан, аерылган, 2003 елгы бер кызы бар. Авылда әнисе, туганнары яши. 2024 елның 16 февралендә Украинада хәрби бурычын үтәгән вакытта һәлак булган.
«Ватаны өчен гомерен кызганмаган батыр якташыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр», диелгән хәбәрдә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat