2024 елның 1 апреленнән 1 июленә кадәр чебиләр сатып алган шәхси ярдәмче хуҗалык тотучыларга чыгымнарының бер өлешен каплау өчен субсидиягә гаризалар кабул ителә. Гаризаларны 17 июньнән 2 июльгә кадәр тапшырып өлгерергә кирәк. Бу хакта Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.
Субсидия күләмнәренә килгәндә бер күркә бәбкәсе өчен – 200 сум, каз бәбкәсенә – 200 сум, үрдәк бәбкәсе өчен – 120 сум, бройлер чеби өчен 100 сум каралган.
Әлеге суммалар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме чаралары турында» дигән карары нигезендә билгеләнгән.
Документлар «Мои субсидии» системасы аша электрон рәвештә кабул ителә. Тулырак мәгълүматны 8(843) 221-76-88 (8881) телефон номеры һәм шушы сылтама аша белергә була.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat