Казан мәктәбендә кешеләрне атып үтерү буенча җинаять эшен тикшергән Россия Тикшерү комитетының элекке полковнигы Александр Избенко җинаять эшләреннән “вещдок”лар урлауда шикләнелә. Бу хакта “Татар-информ” “Ъ” басмасына таянып яза.
Аннан дүрт җинаять эше буенча йөзләрчә миллион сумга 16 тапкыр матди дәлилләр урлауда шикләнәләр. Элекке тикшерүче бу акчага машина һәм күчемсез милек сатып алган. Мөлкәтне ул хатыны Анна Марчук (язылышмаганнар), хатынының әтисе һәм башка туганнары исеменә рәсмиләштергән. Әлеге эш буенча унбишләп физик һәм юридик зат зыян күргән.
Избенко узган елның сентябрендә Россия Тикшерү комитетыннан киткән һәм Донецк тирәсенә килеп урнашкан. Анда, мобиль телефонын сүндереп, хатынының әти-әнисе йортында яшеренеп яткан.
Александр Избенконың хезмәт юлындагы зур шау-шу тудырган эшләреннән берсе – 2021 елның язында Казанның 175 нче гимназиясендә атыш оештырган 19 яшьлек Илназ Галәвиевкә карата кузгатылган җинаять эшен тикшерү.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat