Бал да май түгел: умартачыларны нәрсә борчый?

Быел Россиядә кыштан соң һәлак булган бал корты гаиләләре 50 процентны тәшкил итә. Әлеге мәгълүматны Россиянең Умартачылар союзы рәисе Валерий Капунин игълан итте. Бу – 3 млн гаиләнең 1,5 миллионы дигән сүз. Татарстан умартачыларының да югалтулары моннан ким түгел. Сәбәп нидә? Инде кырларга сибелгән химикатлардан зыян күрүче умартачылар да бар. Югалтулар кабатланмасын өчен ни эшләргә?

Күршенеке күркә түгел

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура бүлеге җитәкчесе Динард Гатауллин сөйләвенчә, республикада 154 мең корт гаиләсе бар. Бу Россиядәге кортларның якынча 5 процентын тәшкил итә. Аларның 93 проценты шәхси хуҗалыкларда тотыла, бары тик 7 проценты гына авыл хуҗалыгы оешмалары карамагында. Шуңа күрә таякның каты башы да гап-гади умартачыларга төшә.

«Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы советы рәисе Шәүкәт Хәйруллин әйтүенчә, быел Татарстанда бал кортлары гаиләләренең яртысы диярлек кышны чыга алмаган яки, тернәкләнеп китә алмыйча, язын һәлак булган. Әйтик, әңгәмәдәшебезнең үзенең дә 30 баш оясының 15е генә исән-имин калган.

Аның сүзләренчә, саннар зур һәм хафага салырлык. Кортларның кышлый алмавының исә берничә сәбәбе бар, ди ул. Беренчедән, җәен химикатлар белән агуланган кортлар кышка иммунитеты төшеп, көчсез, авыру хәлдә керә.

– Бал кортлары кышка ныгып, хәл җыеп, сау-сәламәт килеш керергә тиеш, чөнки аларга алты айны кичеп чыгасы бар. Ә бездәге авыру кортларның күпчелеге кышны чыга алмыйча харап булды. Узган ел, никтер, көздән үк ояларын калдырып очып киткән кортлар да күп булды, – ди Шәүкәт Хәйруллин.

Икенчедән, бал кортлары Россиягә көньяк илләрдән, бигрәк тә Үзбәкстаннан күпләп керә.

– Аннан кергән кортлар кыска һәм җылы кышка, эссе климатка яраклашкан. Бу токымның бер үзенчәлеге – ул тиз үрчи. Шул ук бер гаилә бер сезонга берничә тапкыр аерылырга мөмкин. Үзбәкстан умартачылары дәүләттән зур ярдәм алып эшли, шуңа күрә аларны экспортка чыгару – отышлы бизнес. Арзанлы корт пакетлары Россиягә дә чыгарыла. Монда алар бездәге кортлар белән кушылып, зәгыйфьләнә яки безнекеләрне кысрыклап чыгара, шул ук вакытта кышкы суыкларны да чыга алмый, – дип аңлата белгеч.

Россия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге белгечләре читтән кайтарылган кортларда авырулар булуын ачыклаган.

– Хәзерге вакытта дәүләт күләмендә умартачылык белән шөгыльләнү юк. Советлар Союзында безнең климатка яраклашкан корт токымнарын (урта рус, карпат, кавказ) булдыру буенча токымлы заводлар эшли иде. Андагы корт оялары төбәкләргә җибәрелә торган иде. Хәзер алар юк инде. Шуннан соң кешеләр кортларны арзан гына бәядән алып кайтып, җәен эшләтеп, кышка аларны тарата торган җиңел кәсепкә кереп китте. Бу да безгә, умартачылык белән җитди шөгыльләнүчеләргә, зыянга, – ди Шәүкәт Хәйруллин.

Валерий Капунин «Business FM» радиосына сөйләвенчә, узган ел Россельхознадзор үзебезнең умартачыларны саклар өчен, Россиягә көньяк кортларны алып керүне тыймакчы да булган. Ләкин әлегә ниятләре барып чыкмаган.

Агуламасыннар

Болар белән беррәттән, умартачыларның төн йокыларын качырган тагын бер проблема бар: химикатларга каршы көрәш. Башка елларда умартачылар, гадәттә, рапс чәчәк аткан вакытларда гына зыян күрә торган иде. Быел инде беренче зыян күрүчеләр бар. Арча районының Яңа Кишет авылы янында урнашкан Илгиз Абдуллинның умарталыгында 67 оя һәлак булган.

– Әлегә без анализлар тапшырыр өчен лаборатория сайлау этабында, чөнки узган ел җибәргәннәре бөтен төр агуларны да ачыклап бетерә алмады. Умарталык тирәсендә «Кишет» хуҗалыгы кырлары урнашкан, ләкин кулда ниндидер рәсми анализлар булмый торып, без кемнедер гаепли алмыйбыз, – диде әлеге уңайдан районның «Татарстан умартачылары» оешмасы активисты Ләлә Шакирова.

Рәсми анализлар булмаса да, кортлар агуланган булырга мөмкин, дип фаразлыйлар. Бу очрак быел беренчесе булса да, узган еллар өчен ят күренеш түгел. Әле һаман да сабак алынмаган, чаралар күрелмәгәнмени?

– Кызганыч, без бернинди дә уңай якка үзгәреш сизмибез. Әйе, һәр районда пестицидлар һәм агрохимикатлар кулланганда закон бозу очракларын булдырмый калу максатыннан эшче һәм «Ватсап» төркемнәре булдырылды. Тик аңа карап, агрофирмалар өч көн алдан хәбәр итәргә тиеш булса да, бу таләпләрне үтәми. Көнендә, сәгатендә генә хәбәр итәләр. Кадастр номерлары да, агуларның атамалары да әйтелми, – ди Ләлә.

Аның фикеренчә, кортларның зәгыйфьләнүе, кышны чыга алмау сәбәбе дә әлеге дә баягы шул пестицидлар һәм химикатлар белән агулану нәтиҗәсе.

– Кортлар агулану белән үк һәлак булырга, яисә бераз агуланып, көчсезләнеп калып, соңрак харап булырга мөмкин. Әйе, авырулар да бар, аларын да инкарь итеп булмый. Тик быел умартачылар нәкъ менә көзен көчсезләнеп калган кортларының һәлак булуын әйтә, – диде Ләлә Шакирова.

Умартачыларның теләкләре аңлашыла да: хуҗалыклар кырларны эшкәртсеннәр, тик билгеле бер таләпләрне генә үтәсеннәр. Аерым алганда, умартачылар энтомофиль культураларны (бөҗәкләр белән серкәләнүче культуралар) эшкәрткән вакытта куркынычлылыгы 1 һәм 2 нче класс булган инсектицидлар белән эшкәртүне тыярга таләп итә. Кырларны эшкәрткән вакытта бал кортларының игътибарын җәлеп итәр өчен махсус азык базасы булдыру да бөҗәкләрне саклап калыр иде, ди алар. Болардан тыш, алар кортлар очкан көндезге сәгатьләрдә агулаган өчен җаваплылыкны арттыруны сорый.

– Әйе, биопрепаратлар кыйммәтрәк бәядән йөри. Аның белән эшләр өчен яхшы белгечләр дә кирәк, чөнки мәшәкате дә зуррак. Ләкин башкача була да алмый. Әйтик, без ике ел рәттән «Северный» хуҗалыгы белән судлаштык. Шуннан соң гына алар алга таба болай итеп эшләп булмаячагын аңлап, тулысынча биопрепаратларга күчтеләр. Кызганыч, безгә, умартачыларга, министрлыкта да, судларда да икенче сорт кешеләр итеп карау бар. Менә шунысына каршы көрәшү иң авыры, – ди Ләлә ханым.

Шәүкәт Хәйруллин да быел кортларның иртә агулана башлауларын әйтә.

– Чәчәк аткан кырны эшкәртәләр икән, ул тирәдә очкан корт барыбер үләчәк дигән сүз. Басуларда кара җирне гербицид белән эшкәртәләр, кортлар шул гербицид яңгырына эләгә, – ди ул. – Шуңа күрә хуҗалыклар кырларны бары тик кичкә таба, төнлә генә эшкәртергә тиеш. Бу хакта министрлыкның да күрсәтмәсе бар. Билгеле, монда халыкның үзенең дә уянуы, игътибарлы булуы кирәк. Үзагымга җибәрергә ярамый. Мәсәлән, Питрәч районында умартачылар кубарылып чыккач, кырларны төнлә эшкәртүгә күчтеләр. Хәлне карап-күзәтеп, хуҗалык җитәкчеләре белән очрашып, кисәтеп торучы актив районнар бар. Безгә үзебезгә дә хуҗалыклар белән якынаерга, агрономнарын белергә кирәк. Хәер, күпчелеге белән аңлашып эшлибез дә, тик арада уртак тел табарга авыррак булганнары да бар.

Аңлашу кирәк

«Үзара аңлашып эшләү булсын өчен барысын да эшлибез». Монысы республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле җавабы. Динард Гатауллин әйтүенчә, без алда умартачылар белән сөйләшкән барлык фикерләр дә хуҗалык җитәкчеләренә дә, агрономнарга да җиткерелә.

– Әйе, кызганычка, көнендә генә хәбәр иткән очраклар да бар. Алар законга каршы барып эшләсәләр дә, әлегә штраф салынган очраклар турында әйтә алмыйм. Чөнки иң элек кортларның ни сәбәпле үлүен дәлилләргә кирәк. Үлем сәбәпләре күп төрле булырга мөмкин бит. Шулай да, миңа калса, кортларның агулану очраклары елдан-ел кимер. Чөнки барлык районнарда да профилактика чаралары, киңәшмәләр уздырыла, максатчан эш алып барыла. Нәтиҗәсе барыбер булмый калмас, – диде җитәкче.

Билгеле булганча, министрлык 2010 елдан башлап урта рус токымлы бал кортының татар популяциясе төрен ишәйтү өстендә эш алып бара. Бу юнәлештәге нәтиҗәләр белән дә кызыксындык, чөнки үзебезнеке җитәрлек булса, чит кортларга мохтаҗлык та булмас иде шикелле.

– Эш алып барыла, тик ихтыяҗны тәэмин итәрлек дәрәҗәдә түгел әле, – диде бу уңайдан Динард Гатауллин. – Шуңа күрә без әлегә читтән кертелә торган кортларга мохтаҗ. Бу бөтен Россиядә шулай. Шулай да без мөмкин булганча кертүне киметү яклы. Ләкин читтән кертүнең начар ягы гына бар, дип уйларга кирәкми. Иң мөһиме кортлар сәламәт булып, карантин таләпләре үтәлергә тиеш.

 

 


Фикер өстәү