Алуга караганда, булганы белән уртаклашырга яратам. Чаллы эшмәкәре Рөстәм Гатинның тормыш кагыйдәсе бу. Исегездә булса, ул 2022 елның октябрь азагында Татарстан шефлыгында булган Лисичанск шәһәрендә кыр кухнясы оештырырга, халыкны кайнар ризык белән тәэмин итәргә дип, махсус хәрби операция зонасына киткән иде. Көненә биш мең кешене кайнар ризык белән тәэмин итү бурычы йөкләнә аңа. Бүген бу бөтен ил буенча махсус хәрби операция зонасында ризык белән тәэмин итүче бердәнбер проект санала.
Сүзендә дә, йөрәгендә дә кешеләргә ярдәм итү, иленә, җәмгыятькә файдалы булу теләге йөртә әңгәмәдәшебезне. Рөстәм Гатинның туган ягы Чаллыга кайткан мәленә туры килеп, «ВТ» хәбәрчесе аның белән әңгәмә корды.
Өч миллион кеше
Рөстәм Гатин белән моннан ике ел элек сөйләшкән идек. Ул вакытта әңгәмәдәш: «Үлемнән йә хәрби хәрәкәтләрдән курыкмыйм, эшне тиешенчә оештыра алырбызмы дип борчылам», – дигән иде. Хәзер исә мондый куркуы юк. Эш, үзе әйтмешли, Чистай сәгатьләре кебек төгәл һәм оешкан төстә бара.
Ә бит кайчандыр алар Лисичанск шәһәренә хәтта бронижилетсыз килеп керә…
– Өч миллион порция ризык әзерләдек. Шушы вакыт эчендә өч миллион кешене ашаттык! Бу бит – тулы бер республикабыз кадәр халык! – дип куана да, горурлана да әңгәмәдәшебез. – Кыр кухнясы белән аз кеше ашатмадым, кемнәргә генә ризык әзерләмәдем. Туклану тармагындагы 25 еллык хезмәт юлымда минем тормышымдагы иң зур заказым булыр бугай. Шөкер, туктамыйча эшлибез. Мин монда – Татарстанда булсам да, проект үз эшен башкара.
Рөстәм Гатин моны команда нәтиҗәсе ди. Аз да түгел, күп тә түгел – алты кеше бу. «Мин берүзем генә беркем түгел. Булышыр кешеләрең булмаса, берни килеп чыкмас иде!» – ди әңгәмәдәш. Хәзер инде проектны республика күләмендә дә куәтләп торалар. Татарстан һәм Чаллы шәһәре җитәкчелегенә рәхмәте зур Рөстәм Гатинның.
– Кызганыч, элекке командам белән эшләмибез, үзгәреш кичердек. 2022 елдагы командадан бер генә кеше калды. Әмма мин китүчеләрне аңлыйм. Мондый шартларда даими эшләү бөтен кешегә дә ошамаска мөмкин. Минем белән Лисичанскига беренче тапкыр барган кешеләргә рәхмәтем бик зур! Чөнки без ул чакта барыбыз да билгесезлеккә атладык. Чөнки ул чакта безнең мондагы эшебез юньләп корылмаган да иде. Хәзерге команда белән дә эшләве рәхәт. Барысы да төгәл һәм вакытында башкарыла. Иң мөһиме – безгә комачау итмиләр, киресенчә, сүз һәм гамәл белән ярдәмләшеп торалар. Безнең эш көне иртәнге сәгать 5тә башлана. Шөкер, ял итеп алырга, якыннарыбыз белән элемтәгә керергә мөмкинлек тудырдылар. Уңайлы шартларда яшибез.
Рөстәм Гатин һәм аның командасы шәһәр халкын да, медицина хезмәткәрләрен, шәһәр администрациясен, хәрбиләрне дә, балалар бакчасына йөрүчеләрне дә ашаталар. Кеше бүлеп торыш юк. Берәүне дә ач калдырмыйлар. «Мөмкинлек бар икән, ник ашатмаска?! Кемдер бит, чынлап та, хәләлне генә ашый. Кемдер даими рәвештә китерелә торган ризыктан туеп китә. Без сайлау мөмкинлеге дә бирәбез дигән сүз. Булганы белән уртаклашырга кирәк! Лисичанск белән генә түгел, күршедәге тагын ике бистәне дә колачлыйбыз», – ди Рөстәм Гатин. Әмма артыгын да кыланмыйлар, ризыкны исраф итмиләр.
Рөстәм Гатинның ризык әзерләүгә карата таләпчән булуы һәр сүзендә сизелә. Әйтик, утынның сыйфатына да бик игътибарлы ул.
– Утын сыйфатлы түгел икән, ул бит инде пешәсе ботканың сыйфатына да тәэсир итә дигән сүз! Без бары тик хәләл ризык ашатабыз. Бу минем көйсезлегем түгел, юк. Бу – шарт! Әмма икътисадый яктан бик уңышлы шарт. Ник дисезме? Иң элек, хәләл ризык сыйфатлы. Әйтик, хәләл тушенкада ит күп була. Икенчедән, андый тушенка сатып алганда кыйбатка чыкса да, ите күп булгач, отышлырак килеп чыга бит. Гадәти тушенканы сатып алабыз икән, бөтен йөк машинасын тутырырга кирәк. Ә хәләл тушенканы сатып алабыз икән, ике тапкыр кимрәк кирәк. Димәк, йөк машинасын башка нәрсә белән дә тутыра алабыз, – дип аңлатты ул. – Әлегә кадәр ризыктан зарланучы булмады. Агуланучылар да юк, шөкер. Бу да эшебез күрсәткече бит. Хәзер авыз тутырып, эшебез җайлы, җиңел бара, дия алам.
Һәр ай 6 куб утын ягалар икән. Әле менә яңа ике кыр кухнясы, УАЗ Патриот машинасы бүләк иткәннәр. «Мондагы хәлләргә, эшкә техника да, тимер дә чыдамый… Кеше йөрәге генә чыдый!» – ди Рөстәм Гатин…
Хәлемнән килгәнчә…
Кайнар аш белән тәэмин итүдән тыш, хәрби хәрәкәтләр зонасында идеядән проектка әверелгән тагын бер йөрәк эше бар Рөстәм Гатинның.
– Лисичанск шәһәрендә ярты еллап эшләгәннән соң, ярдәмгә мохтаҗ бер гаилә белән очраштым. Аларның ДЦП диагнозлы 19 яшьлек авыру улы бар икән. Памперслар кирәк боларга. Әлбәттә, булыштык. Шушы хәлдән соң аңа Чаллыга тернәкләнү узарга кайтып килергә тәкъдим иттем. Дөресрәге, бу сүз авызымнан үзеннән-үзе ычкынды. Бит, уйлап карасаң, ничек алып кайтырга, кем оештыра моны, кем каршы ала?! Яхшы кешеләр күп ул. Мин моңа кабат инандым. Ярдәм сораган танышларымның берсе дә каршы килмәде. Шулай итеп «Свои дети. Лисичанск – Челны» дигән проектыбыз дөньяга килде. Шөкер, фикердәшләр ярдәме белән гамәлгә ашырыла ул. Әлбәттә, шәһәрдә яшәүче барлык балаларга, аларның гаиләләренә булышып бетерә алмыйбыз. Әмма иң авыр, иң катлаулы диагнозы булганнарга булышабыз. Инде менә 14 гаиләгә булыштык. Тагын ике гаилә, тернәкләнү узып, Лисичанскига кайтырга әзерләнә.
Рөстәм Гатин сөйләвенчә, балаларга гына түгел, аларның әниләренә дә булышалар. Үзләрен янә хатын-кыз итеп тойсыннар өчен! Чәчтараш, маникюр, массаж, театр, шәһәр буйлап экскурсияләр… «Шулай итеп алар Чаллыдан рухи һәм физик яктан сәламәтләнеп, тынычланып кайтып китәләр», – ди әңгәмәдәшебез.
Шәһәр турында
– Шәһәр үзгәрә. Лисичанск акрынлап торгызыла. Иң мөһиме – коммуникация (су, ут, газ һ.б.) рәткә китерелә. Моңа бик күп көч куела. Бу эшкә җәлеп ителгән эшчеләрне дә ашатабыз. Алар белән рәхәтләнеп татарча сөйләшәбез. Барысы да үзебезнекеләр бит! Әмма атышлар да еш булып тора. Без үзебез хәрби снаряд килеп төшүгә, самолетлар очышына, тавышка ияләштек инде. Безнең гомер көн саен кыл өстендә, үзебез күргәннәрне башкаларга сөйләмәскә тырышабыз, чөнки барысы да бик куркыныч. Без гел уяу! – ди Рөстәм Гатин. – Шәһәр бер урында тормый. Мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, торак йортлар төзекләндерелә һәм төзелә, кибетләр, аптекалар ачыла. Шәһәр халкы да рәхмәтле булуын яшерми.
Әле дә «анда бернәрсә дә юк, тыныч, юкка йөриләр» дип әйтүчеләргә, ышанмаучыларга Рөстәм Гатин менә нәрсә ди:
– Безнең янга килеп, биш минут булса да эшләп карасыннар иде алар. Эшләргә дә түгел, яныбызда басып торырга чакырам. Нәрсәнең нәрсә икәнен шунда күрәчәкләр.
«Күтәренке рух сере – уңышлы өйләнүдә!»
– Оптимист булып калу сере нәрсәдә соң? – дип сорашабыз Рөстәм Гатиннан. Сорарлык та! Катлаулы шартларда эш оештыру, көн дә үзеңнең һәм командаңдагы кешеләрнең гомерләрен куркыныч астына кую, моңа өстәп пешерәсе ризык тәмле һәм сыйфатлы чыгармы дип борчылу рух һәм тән саулыгына да йогынты ясамый калмас бит!
– Күтәренке рух сере – уңышлы өйләнүдә! – ди Рөстәм Гатин, елмаеп. – Тормыш иптәшемнән уңдым. Гаиләм, тәрбия биргән ата-анамнан, кыз туганымнан, дус-ишләремнән уңдым! Көйсез бала булып үсмәдем. Үзем теләгәнне, йөрәгем кушканны эшлим. Мине берәү дә мәҗбүр итми. Мине аңлыйлар, ишетәләр, миңа ярдәмләшәләр, миңа ышаналар, миңа мөмкинлекләр чыгып тора. Шулай булгач, ничек оптимист булмаска да, ничек үзеңне бәхетле дип санамаска соң?! Әле 10 июньдә туган көнем иде. Туган көнне яратмыйм. Күпме котлаулар, бүләкләр, хатлар алдым! Уңайсыз бит! Кешеләр миңа энергия бирә. Мин алырга түгел, күбрәк уртаклашырга яратам. Күпләр: «Акчаң һәм мөмкинлекләрең булса, кеше белән уртаклашырга авыр түгел», – ди. Дөрес түгел! Мин, мәсәлән, финанс яктан бик авыр хәлдә калгач, хәйриячелек белән шөгыльләнә башладым. Күбрәк биргән саен бәрәкәт арта. Бөтен диннәр дә шулай куша.
* 1 июньнән республикадан контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләргә 700 мең сум акча түләячәкләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килешү төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне 505 мең сумга кадәр (моңа кадәр ул 305 мең сум иде) арттырырга карар кылды. Билгеле булганча, ул Россия Оборона министрлыгыннан түләнә торган 195 мең сумга өстәлә. Яңалык җәйнең беренче ике аенда Татарстанда контракт төзүчеләргә кагылачак. Шулай итеп, яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме, республика шәһәрләре, районнары һәм предприятиеләре күрсәткән ярдәм чараларын да исәпкә алып, 1 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Ул яшәү урынына карамастан, Татарстан территориясендә килешү төзегән һәркемгә кагыла. Контракт төзеп, хәрби хезмәткә китү турында карар кабул иткән чит ил гражданнарына закон нигезендә Россия гражданлыгын һәм ИНН алырга да ярдәм итәчәкләр. Моңа өстәп килешү буенча хәрби хезмәт узучыларга һәм аларның гаиләләренә төрле социаль ташламалар бар. Алар даими рәвештә тулыланып тора.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat