Җәй айларында Татарстан Республикасында, “Мәгариф” илкүләм проекты күрсәткечләренә ирешү өчен, алты “Добро. Центр” пәйда булачак. Бу хакта Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итә.
Үзәкләр Казанда, Әлмәт, Ютазы, Мөслим, Яңа Чишмә һәм Зәй районнарында ачыла. “Татарстан ихтыярилык мәгълүмат-ресурс үзәге” оешмасы директоры Айрат Мөбарәкшин билгеләп үткәнчә, волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп ителүчеләрнең санын арттыру гына түгел, аларны әлеге өлкә белән кызыксындыру да мөһим.
Татарстанда волонтерлар сафын ишәйтү максатында кайбер чаралар гамәлгә ашырылып килә. Алар арасында – “Добрый Татарстан” премиясе, “Весенняя неделя добра”, “Осенняя неделя добра” акцияләре, #НаДобройВолне форумы, муниципаль берәмлекләрдә волонтерлар һәм ихтыярилар оешмалары белән берлектә эшләүгә җаваплы кешеләр өчен семинарлар, районнарда волонтерлык оешмалары өчен “Игелек җире” бәйгесе, “Добро. Центр”лар хезмәткәрләре өчен вебинарлар.
“Мәгариф” илкүләм проекты ярдәмендә илдә волонтерлыкка ярдәм итү үзәкләрен булдыру, өйрәтү-укыту характерындагы курслар һәм бәйгеләр уздыру гына түгел, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уңайлы мохит тә тудырыла. Мондый балалар өчен мәктәпләр махсус җиһазлар белән тәэмин ителә, пандуслар һәм лифтлар урнаштырыла, алар өчен навигация системасы эшләнелә. Спорт залларында киенү-чишенү һәм душ бүлмәләрен урнаштырганда да аларның ихтыяҗлары исәпкә алына.
Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat