Гарәфә көнне ничек уздырырга?

Иртәгә Гарәфә көн – Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көне. Корбан бәйрәме алдыннан килгән мөбарәк көн ул. Әлеге көн Аллаһы Тәгаләнең иң изге көннәреннән санала. Гарәфә көнендә Аллаһ ислам дине кануннарын иңдерүне тәмамлады, бездән шушы дин белән риза булды

Гарәфә – гөнаһлар кичерелә, җәһәннәм утыннан котыла торган көн. Гарәфә көнендә хаҗилар Гарәфә үзәнлегенә җыелып, өйлә намазыннан алып кичкә кадәр гыйбадәттә булалар, намазлар укыйлар, догалар кылалар. Гарәфә көнендә хаҗда булмаган мөселманнарга ураза тоту хәерле эш булып тора.

Бу көнне ничек уздырырга?

– Әлеге көнне файдасыз рәвештә бушка уздырудан сакланырга кирәк.

– Гарәфә көнендә күбрәк дога кылу һәм гөнаһларның ярлыкануын сорау киңәш ителә.

– Бу көнне сәдака бирү дә – сөннәт.

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Гарәфә көнендә [Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көнендә] тотылган ураза узган һәм быелгы елларның гөнаһлары ярлыкануга сәбәп була” – дигән.

 

 

 

 

 


Фикер өстәү