Шәмаилләр остасы Раилә Низаметдинова: «Йөрәгемне тыңлый беләм»

Шәмаилләр остасы Раилә Низаметдинованың (Раилә Низами) бу арада эше бик тыгыз. Федераль Сабантуйга әзерлек йөзеннән Мари Эл Республикасы башкаласы Йошкар-Олада Татар мәдәнияте атналыгы үткәрергә җыеналар. Күргәзмә белән анда да катнашасы бар. Сабантуйның үзендә дә сынатасы килми. Ни дисәң дә, дөньяның төрле почмакларыннан кунаклар киләсе. Раиләнең һөнәрләре дә, юнәлешләре дә искиткеч күп. Барысы да милләткә кагылышлы. Һәрберсен күңеленә якын итә, иркенләп сөйли.

Шәмаил

– Заказга бәйрәм өстәле күрке булырлык, төрледән-төрле ингредиентлар кушылган, матур итеп бизәлгән тортлар пешергән вакытларым да булды. Картиналар иҗат иттем. Милли киемнәр дә тектем. Хәзер исә ничектер интерьер өчен картиналар һәм шәмаилләргә тукталдым. Бөтен вакытымны шушы юнәлешкә багышлыйм, үземне профессионал буларак үсеш юлында итеп сизәм. Киләчәктә онлайн мастер-класслар үткәреп, башкаларны да сәнгатьнең шушы төренә өйрәтү турында хыялланам. 15 майда «Күңелем белән – Көнчыгышта» дип аталган беренче күргәзмәм ачылды Ул Йошкар-Оланың сынлы сәнгать музеенда 1 сентябрьгә кадәр барачак. Рәссам буларак, моны олы юлның башы гына әле дип уйлыйм. Киләчәктә Казанны, Татарстанны, гомумән, Җир шарындагы башка мәйданнарны да яуларга теләгем бар. Иң кызыгы шунда: минем бит бу юнәлеш буенча белемем дә юк, ясарга беркем дә өйрәтмәде. Йошкар-Олада Идел буе дәүләт технология университетының Төзелеш һәм архитектура институтын тәмамлаган идем. Сайлаган һөнәрем күңелемә бигүк туры килеп бетмәде. Үз урынымны таба алмый йөрдем. Башта балалар үзәгендә, аннары музейда эшләдем. Иҗат белән шөгыльләнә башлагач, күзләрем ачылып киткәндәй булды. Башта акрил буяулар кулланып, стразалар беркетеп, тәлинкәләр бизәдем. Аннан китаплар, көндәлекләр эшли башладым. Нокталы техника кулланып, шәмаилләр ясый башлавыма күптән түгел әле. Картиналар ничектер, илһам килеп, бер тында туа. Андый вакытларда: «Димәк, мин йөрәгемне тыңлый беләм», – дип куанам. Шуңа хезмәт сөюемне, тәвәккәллегемне дә өстәсәк, һичшиксез, уңышка ирешми калмам дип уйлыйм. Сүз дә юк, сәнгатьнең теләсә кайсы төре камилләшеп торуны таләп итә. Шуңа күрә мин көн саен үзем өчен ни дә булса эшлим. Эшләремне Россия төбәкләренә дә, чит җирләргә дә җибәрәм. Минем шәмаилләр Марокко белән Ливиядә дә бар. Көнчыгыш стилендә булгач, эшләрем башка милләт вәкилләренә дә бик ошый.- цитата

Милли кием

– Тегү эшләре белән мин балачактан шөгыльләнә башладым. Студент чагымда курслар тәмамладым. Инде бер елдан үзем укыган университетта «Дуслык күпере» милләтара форум кысасында кызлар өчен беренче киемнәр коллекциясен тәкъдим иттем. Очраклы гына булды инде ул. «Берничә итәгеңне күрсәт әле», – дигән үтенеч белән чыкканнар иде. Алай гына булмас инде, дип уйладым да, тиз генә тагын кофталар, күлмәкләр әзерләп бирдем. Хыялымны тормышка ашырып, никахыма күлмәк тегү исә мөселманнар өчен никах күлмәкләре коллекциясе тууга сәбәп булды. Ике атна эчендә 12 төрле образ тудыра алдым. Аны Йошкар-Оланың Милли сәнгать галереясында күрсәткәннәр иде. Халык алдында тәкъдим иткәннән соң, берничәсе сатылды, заказ буенча да тектем. Бу минем өчен зур җиңү иде. Шул вакыттан алып бүгенгә кадәр «Идея» мода театрында балалар өчен сәхнә киемнәрен әзерләүдә катнашам. Балалар коллективлары ел саен Россиянең төрле шәһәрләрендә бәйгеләрдә катнашалар. Иң төп конкурс – әлбәттә инде, Вячеслав Зайцев оештырган «Алтын энә» бәйгесе. Быел да шактый зур уңышларга ирештек. 12 майда Казанда үткәрелгән чираттагы бәйгедә безнең коллекцияләр гран-прига лаек булды. Катнашучылар арасында ике беренче урынны яуладык.

Казан көч бирә

– Казан дигәннән, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез Татарстан белән элемтәсен югалтмаска тырыша. Бу нәрсә өчен кирәк дисезме? Мәсәлән,  анда мин үземне халкым белән бергә сизәм, бабаларымның тамырларын ныграк тоям. Мондый халәт миңа яшәргә дә, иҗат итәргә дә көч бирә. Кайчагында әллә күченеп китәргәме икән дигән уйлар да килә. Бәлки бу хыялым да тормышка ашар әле. Йошкар-Олада, татар гаиләсендә туып-үссәм дә, Татарстан белән элемтәләр өзелгәне юк. Яшь чагымда ук Татар яшьләренең бөтендөнья форумында, Татар яшьләре көннәре форумында актив катнашып килдем. Хәзер татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасында татар халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау ниятеннән мастер-класслар үткәрәм. Йошкар-Оладагы татар үзәге белән тыгыз элемтәдә яшим. Чараларда күргәзмәләрем белән катнашам. Мәчет белән дә хезмәттәшлек итәм. Анда үткәрелгән иҗади мастер-классларым ислам темасына багышлана.

Иҗат юлы ул җиңелләрдән түгел. Әмма мин милләттәшләрем, диндәшләрем өчен матурлык тудырырга яратам. Нәкъ менә тамырларымның тирән һәм нык булуы миңа көч-куәт бирәдер дип уйлыйм.

 


Фикер өстәү