Буадан Николай Попов, махсус хәрби операциядә 60 яшьтән өлкәнрәкләрнең катнашуына рөхсәт булуга, контракт төзегән. Ул узган елның апрелендә махсус хәрби операция зонасына киткән. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Николай Попов – отставкадагы хәрби. Ульяновск танк училищесын тәмамлаган. Бу шәһәрдә прапорщик булып эшләгән. Үзенең улы кебек япь-яшь егетләр хәрби хәрәкәтләргә киткәч, күңеленә тынычлык тапмаган. Кирәкле барлык әйберне алдан ук әзерләп, мөмкинлек чыгуга, юлга кузгалган.
Хатыны Галина әйтүенчә, Николай – авыр минутларда ярдәм итү теләге белән янып яши торган кеше. СВО башланганнан соң, беренчеләрдән булып, контракт төзү өчен хәрби комиссариатка килгән. Ул чагында, яшең зур, дип алмаганнар. Әмма Николай тынычланып калмаган.
Ниһаять, контракт төзегәннән соң, Николай үзен алгы сызыкка җибәрүләрен сораган. Штурмовик булмаса да, һәрвакыт алгы сызыкта. Узган елның ноябрендә снаряд шартлаудан каты яраланган. Иптәшләре Николайны ут астыннан аңсыз хәлдә чыгарган. Снаряд кыйпылчыклары битен дә яралаган.
Ул берничә ай госпитальдә дәваланган. Гаиләсе кочагына кайтып, бераз хәл алгач, янә яу кырындагы иптәшләре янына китәргә ашкынган. Алар белән даими элемтәдә торган, чөнки анда үзенең кирәклеген бик яхшы белгән. Соңгы тапкыр медицина тикшерүен дә тулысынча узып тормастан киткән.
“Шушы көннәрдә генә Батырлык ордены белән бүләкләнгәнлеген белдек. Безнең белән элемтәгә чыкмый башлавына бер атна булды инде. Кирәк чагында төпле, дөрес карарга килә белүе, гаиләсен, илне саклауга һәрвакыт әзер булуы белән горурланабыз, – дигән Николайның хатыны “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Галина иренең яшь чагындагы хәрби хезмәте турында да сөйләп үткән. Туйдан соң ике ел узуга, Николай Ульяновск танк училищесына укырга кергән. Әтисе һәм абыйлары эзеннән киткән ул. Ире кайда – Галина да шунда: икесе дә хәрби шәһәрчектә яши башлаган. Укуын тәмамлаганнан соң Николай курсантларны хәрби техникага өйрәткән. 1996 елда Таҗикстанда гражданнар сугышы вакытында аны шунда җибәргәннәр. Алты ай узганнан соң яраланган. Ульяновскига кайтып, эшен дәвам иткән. Шуннан соң Поповлар гаиләсе Николайның туып-үскән авылы Чураковога күченгән. Соңыннан алар Галинаның туган авылы – Ямбулат авылында йорт төзегән. Кызлары Оксана һәм уллары Дмитрий үз гаиләләрен корган. Икесенең дә – дүртешәр бара. Галина Николаевна кош-корт һәм мал-туар тота. Кызы янәшәсендә булганлыктан, хуҗалык алып баруның әлләни кыенлыгы юк икән. Аның әйтүенчә, бу тормышта иң мөһиме – тынычлык.
1 июньнән республикадан контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләргә 700 мең сум акча түләячәкләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килешү төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне 505 мең сумга кадәр (моңа кадәр ул 305 мең сум иде) арттырырга карар кылды. Билгеле булганча, ул Россия Оборона министрлыгыннан түләнә торган 195 мең сумга өстәлә. Яңалык җәйнең беренче ике аенда Татарстанда контракт төзүчеләргә кагылачак. Шулай итеп, яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме, республика шәһәрләре, районнары һәм предприятиеләре күрсәткән ярдәм чараларын да исәпкә алып, 1 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Ул яшәү урынына карамастан, Татарстан территориясендә килешү төзегән һәркемгә кагыла.