Без әле кая барабыз? Һәр белгеч үз өлкәсендә бу сорауга җавап эзли. Без исә бүген әдәби тәнкыйтьче, КФУның Алабуга институты татар филологиясе кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гомәр Даутов белән әдәбият өлкәсен анализлап, шушы сорауга җавап эзләдек. Әдәбиятны тормышның көзгесе дибез икән, бүген анда тормышыбыз ни дәрәҗәдә чагыла?
– Ни кызганыч, әдәбият халыктан ерагайганнан-ерагая. Әле кайчан гына узган Мөхәммәдьяр фестивале, тамашачы белми дә калган әдәби кичәләр, Язучылар берлегенең «ябык» юбилее моңа дәлил булып тора. Әдәбият һәм әдәбиятчылар – бер дөньяда, халык икенче дөньяда яши. Бу нилектән шулай?
– Без гаять зур үзгәрешләр чорында яшибез. Бу процессларны бәлки бик тоеп та бетермибездер, әмма алар агымда, алар баралар. Ул – тормыш-көнкүрештә генә түгел, безнең аңыбызда бара торган процесслар. Моның төп сәбәпчесе дип мин IT-технологияләрнең тормышыбызда, яшәешебездә торган саен зуррак урын алуын атар идем. Бу хакта матбугатта уйланулар, әйтергә кирәк, хәвефле уйланулар әледән-әле күренгәләп тора. Әйтик, әле күптән түгел филология һәм биология фәннәре докторы Татьяна Черниговскаяның санлы технологияләрнең кеше тормышына тискәре йогынтысы турында интервьюсы чыккан иде. Үзебезнең язучылар да бу темага кагыла. Марсель Галиев «Казан утлары»ның узган елгы саннарының берсендә «Хатлар яздым утырып» сәхифәсен башлаганда, хәзер җылы кәгазь урынына салкын экран дип, замана үзенчәлегенә бик төгәл билгеләмә бирде. Мин ул сәхифәне, үзе белән язышкан әдипләрнең хатларын кайта-кайта укыдым. Менә кайда ул гамь, әдәби атмосфера, уй, фикер. Шулай ук Фирдүс Гыймалтдинов та «Шом» повестенда массакүләм психоз турында сүз алып бара. Халыклар арасындагы чикләрнең юылып, дөньяның теләсә кайсы почмагында барлыкка килгән мәгълүматның тиз арада бөтен кешелек казанышына әйләнүенә, аңлавымча, без әле әзер түгел. Без моны күтәрә алмадык. Мин үзебезне әти-әнисе вакытлыча каядыр китеп, өйдә үзе генә калган сабый балага охшатам. Башта кызык булса да, ул мондый иректән югалып кала. Без дә шул хәлдә түгелме икән? Ләкин бу этап вакытлычадыр дип уйлыйм. Ул үтәр һәм без янә китапка, уй-фикергә кайтырбыз дип өметләнәм.
Әдәбият белән халыкның аерым-аерым яшәвенә матди байлык культы барлыкка килү дә сәбәпче. Аны тыеп та булмый. Бу – табигый омтылыш. Ләкин аның, әйткәнемчә, культка әйләнүе куркыныч. Бу телгә мөнәсәбәттә дә чагыла.
БДИ бирсен дип, баланы махсус русча укыталар. Гәрчә татарча укыган бала да имтиханны бик яхшы бирә ала. Тукайның «корсак коллары» дигән гыйбарәсе бар. Менә шул корсак колларына әйләнәбез шикелле. Әдәбият исә инерция белән яшәүгә калды. Ләкин бөтенләй өметсезлеккә бирелмик әле. Мин ышанам: китапка без киләчәктә барыбер әйләнеп кайтачакбыз әле.
– Без тарихны ни дәрәҗәдә беләбез?
– Без университетны 1994 елда тәмамладык һәм татар филологиясе, тарихы һәм Шәрык телләре факультетының беренче чыгарылыш студентлары идек. Безгә тарихчылардан Миркасыйм Усманов, Җәүдәт Миңнуллин, Искәндәр Гыйләҗев кебек титаннардан белем алырга насыйп булды. Әдәбият тарихыннан Хатыйп Миңнегулов, Шәйхелислам Садретдинов кебек олпатлар укыттылар. Миркасыйм абый бигрәк тә истә калган. Ул – минем өчен тарих өлкәсендә иң зур авторитетларның берсе, һәм ул, әдәбият белән тарих дәүләтчелек булганда гына яши, дип әйтә иде. Ләкин феномен: татарның дәүләтчелеге бетерелә, язма әдәбият яшәвен дәвам итә. Әмма тарихи әсәрләр юк дәрәҗәсендә. Моның инде үз сәбәпләре бар.
Тарихны төрле категория кеше төрлечә белә. Бар тарих белән кызыксынучылар, бар әдәбият укучылар. Ләкин нигездә тарихи аң мәктәптә формалаша. Мәктәптә ничек өйрәтәләр – шулай кабул итәләр. Тарих – бик кызыклы фән бит ул. Анда төрле фактны төрлечә бирергә мөмкин. Моннан алда чыккан мәкаләмдә, Мөхәммәт-Әмин мәсьәләсендә дә күренде инде ул. Без ничек бәялибез тарихи шәхесләрне? Ә бит шәхескә бәйле кечкенә генә бер факт күз уңыннан ычкына икән, нәтиҗә дөрес булмаска мөмкин. Шуңа күрә тарихны белү дәрәҗәсе гомер-гомергә төрлечә булды. Хәтта ки тарихчы галимнәр дә, кулларын йөрәкләренә куеп, тарихны беләм дип әйтә алмый. Чөнки тарихчылар һәм төрле мәктәпләр арасында да бәхәсләр бара. Ләкин шунысы бар: хакыйкать бер генә. Аңа ирешү өчен мөмкин кадәр объективлык кирәк. Аннан соң тарихны әдәбият формалаштыра дип әйтәбез икән, үзегез үк күреп торасыз: әдәбиятның хәзерге көндә йогынтысы кимеде. Тагын бер нәрсәне искәртик: моны Гаяз Исхакый «200 елдан соң инкыйраз» әсәрендә үк искәртә, татар зыялыларының зур әсәрләргә алынмавының бер сәбәбе итеп тормыш-көнкүреш ваклыгына кереп батуны әйтә. Бүген халык тормыш-көнкүреш ваклыгына кереп батты. Ипотека, кредит кешене җир яшәеше белән яшәргә мәҗбүр итә. Тарих кебек югары материягә тормышта аз урын кала.
– Ни өчен Алтын Урда тарихыбызның бер өлеше кебек түгел, ә ерактагы әкият кебек кенә кабул ителә? Моңа әкият стилендә язылган романнар да сәбәпче, килешәсезме?
– Алтын Урда элек-электән урап узылган тема булды ул. Совет чорында ул чор белән кызыксыну бөтенләй хупланмый иде. Кандидатлык, докторлык диссертацияләре яклаган очракта, шул чорга яраклы темаларны алырга тырышты галимнәр. Чөнки бит әле аны белү генә аз, аны якларга, фәнни эшнең Мәскәүдән дә хупланып кайтуы кирәк. Шуның өчен бу тема читләтеп үтелә иде. Бары Хатыйп Миңнегулов, Миркасыйм Госманов кебек галимнәр генә Алтын Урда хупланмаган вакытта да бу теманы күтәрделәр. Икенчедән, Алтын Урда шәһәрләренең хәзерге көндә эзе дә калмаган. Архитектура, һөнәри һәм хәрби үсешкә ирешкән шәһәрләренең бүген урынын да табып булмый. Ташына кадәр ташып бетерделәр, белмим, ни өчен алайдыр ул. Ачы, каһәрләнгән язмышка дучар булган дәүләт, нишлисең.
– Әдәбият тарихи чынбарлыкка ни дәрәҗәдә тәңгәл килергә тиеш?
– Фактны кем ничек яктырта бит. Әдипләр дә аны үзенчә, үз каланчасыннан чыгып яктырта. Мисал өчен, Нурихан Фәттах Алмыш хан тарафыннан ислам динен кабул итүне үзәккә алып, «Итил суы ака торур» әсәрен иҗат итә. Шул тирәдәге кабиләләрнең, шул чордагы борынгы бабаларыбызның, Болгар дәүләтенең яшәешен бирә. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, аерым шәхесләрнең роле, Тотыш угланның хан кызы белән мөнәсәбәте тасвирлана. Билгеле, монысы инде аның фантазиясе. Булганмы чынлыкта Тотыш, юкмы – белмим, ләкин яшәеш шулкадәр тулы канлы итеп сурәтләнә, аңа шаклар катасың. Анда шундый бер деталь бар: ныгытма корганда Алмыш ханга бер оста киңәш бирә, имән багананы җиргә очын аз гына яндырып күмәргә кирәк ди. Дөньяда ике төрле аңлау бар: акыл һәм йөрәк белән. Йөрәк белән аңлау – төбенә төшеп, асылын күзаллау дигән сүз. Нурихан ага – тарихны йөрәге белән аңлаган кеше һәм ул шуның белән көчле дә. Бүген без күбрәк акылга таянып, дөньядагы бөтен нәрсәне акыл белән кабул итәбез. Ләкин акыл кечкенә генә факторны читтә калдырса, дөрес нәтиҗәгә килмәскә мөмкин. Ә йөрәк һәм күңел ялгыша алмый, ул тоя. Нурихан Фәттах әнә шул ягы белән көчле. Ул күңел белән кабул иткән, тирәнлеге белән аңлаган.
Әдиптән тарихи чынбарлыкка тулаем тәңгәллекне таләп итәргә кирәкми. Әйтик, фотограф бар, рәссам бар. Фотограф картинаны ничек бар, шулай бирә. Рәссам нәрсәне җиткерергә тели кешегә – шуны алгы планга чыгара. Аерым сыйфат, характер алгы планга чыгарылып, үлемсез картиналар туа. Язучы да шулай, ул халыкка җиткерергә теләгән фикерен аерым фактлар аркылы калку итеп куя.
– Сез студентларны укытасыз. Алар хәзер ни дәрәҗәдә үзгә?
– Ул аермага башта игътибар итмәдем. Әмма соңгы елларда татар менталитеты билгеләре – сабырлык, өлкәннәргә хөрмәт, җаваплылык кимеде сыман миңа. Ул бәлки тел белү дәрәҗәсенә дә бәйледер. «Тел коды» дигән төшенчә дә бар бит әле. Гаҗәеп нәрсә ул: кеше нинди халыкның телен үзләштерә – шул халыкның менталитетын сеңдерә. Ә хәзерге студентлар элеккеләре белән чагыштырганда телне ул дәрәҗәдә белми. Бу тел белән дә, тормышка IT-технологияләр үтеп кереп, аңнарны үзгәртүе белән дә бәйледер. Мин бу турыда күп уйланам. Элегрәк без Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ын әдәби суд рәвешендә чыгарсак, алар ду кубып бәхәсләшәләр иде. Бүген проблемалы әсәргә кабынып кереп китмиләр, битараф йөз белән утыралар. Бәлкем, бу миңа гына шулайдыр. Әмма алар башка, чөнки интернетка ориентлашканнар һәм бу аларның гаебе түгел. Бу – аларның фаҗигасе. Ярар, татар әдәбиятын укымадыгыз да ди, рус әдәбиятын укыганыгыз бармы, дип сорыйм. Юк, диләр. Мәктәп программасында булганнан тыш алар бүтәнне укымаган. Бу характерларында да чагыла. Алар – бик рациональ буын. Кирәкме аларга бу, юкмы – шуннан чыгып эш итәләр.
– Яшьләрне әдәбиятка якынайту юллары бармы?
– Бу хакта уйлаганым бар һәм шундый фикергә киләм: теләсә нинди тәрбия ул – муштра. Пушкин укыган лицей, XIX гасырда популяр булган гимназияләр яки татар җәдид мәктәпләрен алыйк – аларда тәрбия нигездә муштрага корылган. Бу – мәҗбүри тәрбия. Анда һәр минут мәҗбүри тәртипкә буйсындырылган. Әдәбиятка якынайтуның да төп чарасын мәҗбүр итүдә күрәм. Мәҗбүр итеп укытырга кирәк. Яшь психологиянең үзенчәлеге шунда: ул күнә, бөгелә, кабул итә. Башта кызык булмаса да, тора-бара кызыксынып китәчәк. Шулай итеп тел күнекмәсе барлыкка килә, фикерләү рәвеше үзгәрә. Бу – студентларга карата әйтелгән фикер. Ә менә массаны мәҗбүр итеп укытып булмый. Аны әдәбиятка ничек якынайтырга – моңа анык кына җавабым юк.
– Әдәбиятны комикслар аша чагылдыру аны бөтенләй юкка чыгармасмы соң?
– Романнарны комикс форматына күчереп маташканчы мавыктыргыч яңа романнар иҗат итәргә кирәк. Әйтик, Роулингның «Гарри Поттер»ы кебекләрне. Минем улларым да егылып китеп, юрган асларына кача-кача укыдылар ул китапны. Татар китапларын да укыдылар, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен дә, әмма ул дәрәҗәдә кызыксынып китмәделәр. «Гарри Поттер»ның укылуы шушы заманның психологик үзенчәлегенә бәйле. Без әнә шул үзенчәлекне таба алсак һәм укучыга җиткерсәк, ул безнең казаныш булыр иде. Ләкин әлегә таба алмыйбыз сымак. Ә комикслар – артык җиңеләйтелгән форма, миңа калса. Безгә башта формат, стильне үзгәртеп карарга кирәктер.
Замана белән кыйммәтләр дә үзгәрде, яңа образлар килде. Мәсәлән, Камыр батыр – шул чор үзенчәлеген, кыйммәтләрен чагылдырган герой. Безгә исә хәзерге заман геройлары кирәк.
– Китап укыган һәм китаптан ерак булган студентның аермасын сурәтләп бирә аласызмы?
– Яшерен-батырын түгел, бүген китаптан ерагаю массачыл төс алды. Шулай да бер студентка мәҗбүриләп әсәрләр укыта башладым. Әмма укуның тәэсире, аның тормышка карашына ни рәвешле йогынты ясавы турында сөйләргә әлегә иртәрәктер. Бу тәҗрибә дә түгел, күзәтү генә һәм аны дәвам итәргә кирәк. Моннан берничә ел элек укып чыккан студентлар татар әдәбиятын әйбәт беләләр, укыйлар, кызыксыналар иде. Хәзер инде әдәбият программасы да, укыту да үзгәрде, шуңа күрә студентлар белән бик тырышырга кирәк.
– Туры әйткән – туганына ярамаган, ә сез тәнкыйтьләсәгез, ачы тәнкыйтьлисез. Моның өчен үзегезгә эләгәме?
– Мин «йомшак тәнкыйть»кә гомумән тискәре мөнәсәбәттә. Чөнки ул кешене боза, зарарга гына эшли. Ә тәнкыйтьләгәндә, мин әдәбиятны тәнкыйтьлим. Әдәбият бер кешенеке генә түгел. Фәлән Фәләновны шәхес буларак мин бик хөрмәт итәм, мәсәлән. Аның шәхесенә һич кенә дә кагылмыйм. Гомумән, гайбәттән, кеше турында сөйләүдән ерак торырга тырышам. Мине аның иҗаты гына кызыксындыра. Иҗаты әдәби журналда яки китап булып басылып чыккан икән, ул инде аныкы булудан туктаган, ул – халыкны. Һәм аңа минем мөнәсәбәт белдерергә хакым бар. Мин генә түгел, теләсә кайсы укучы мөнәсәбәтен белдерә ала. Укучы, әлбәттә, фикерен язып чыкмый, ул аңа я әйбәт, я начар дип бәя бирә. Бу инде ул аны укып чыга, я юк. Яхшы әсәрне бер кулга алдыңмы, кире куймыйсың инде. Менә бу – мөнәсәбәт. Җыеп әйткәндә шул: язучыны мин хурламыйм, әсәргә бәя бирәм. Рифә Рахман бу күренешне эләктереп алып, оста әйтә: тәнкыйть – кирәксез шәйдер, ди. Соңгы вакытта ул чыннан да шулай. Кемнең дә булса әсәрен тәнкыйть итәсең икән, ул аны үзен хурлау дип кабул итә һәм сине шәхси дошманы итеп күрә башлый.
– Алай оста булсаң, үзең язып күрсәт, димиләрме?
– Әйтәләр. Үзләре яза алмаганнар тәнкыйтьче булып китә, дип җавап бирәм.
– Йомгак ясап әйтик әле: хәзерге татар әдәбиятының кимчелеге нидә?
– Тематик яктан тараюда. Язучылар ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрнең популяр икәнен күрделәр дә гел шуны гына язарга тырышалар. Чөнки ул укыла дип саныйлар. Әлбәттә, Такташ әйткәнчә, мәхәббәт ул – үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта. Мәхәббәт һәр язучыда урын ала. Ул – әйдәп баручы юнәлешләрнең берсе, ләкин Галимҗан Ибраһимов, мәсәлән, «Казакъ кызы» әсәрендә мәхәббәт тарихы аркылы Россия империясенең казак далаларына үтеп керүен күрсәтә. Ә бүген әдәбиятта мәхәббәт маҗаралары төп урын алып тора. Миңа калса, авылдан шәһәргә килеп урнашкан, шәһәр мәдәниятен үзләштергән һәм телен югалтмаган татарны күрсәтергә кирәктер. Яшибез бит, матбугатыбыз бар, татар фәне бар, галимнәр, аларның үзара мөнәсәбәтләре, көрәшләре бар – шуларны чагылдырырга кирәк.
– Әдәбият-сәнгать, шәхесләргә бәйле вакыйгаларны күзәтәсездер, алда безне ни көтә? Инкыйраз чорына килеп җитеп, үтеп барабызмы инде?
– ХХ йөз башында шагыйрь-пәйгамбәр образы бик популяр була. Мин пәйгамбәрлек итүдән ерак. Гомумән, алда безне ни көтә – аны төгәл генә беркем дә әйтә алмыйдыр. Шәхси күзәтүләрдән чыгып әйткәндә, бер караганда, өметсез кебек, икенче караганда, шулкадәр катлаулы тарихи вакыйгаларны узган татар халкының генетик хәтеренә ышанычны югалтып бетерәсе килми. Гаять зур тарихи хәтергә, потенциалга ия халык без. Бөтен өмет шунда.
Блиц-сораштыру
– Кулыгызга иң еш алына торган китап.
– Мөхәммәт Мәһдиев, Марсель Галиев һәм Валерия Порохова тәрҗемәсендәге Коръән китаплары. Алар өмет уята, күңелсез уйларга бирелергә ирек куймый.
– Студентлар белән эшләү көч бирәме/аламы?
– Әлбәттә, көч бирә. Яшьләр энергиясе сиңа да күчә. Мөхәммәт Мәһдиевнең дә шундый сүзләре бар: яратам мин Ленин бакчасы тукталышына килергә, монда яшьләр, монда фән, ди ул. Институтка кереп, аудитория каршына басу ул – бәхет. Әдәбиятны укыту мөмкинлеге булганда – бәхет.
– Газета-журналлар алдырасызмы?
– Матбугаттан өзелгәнем юк, даими рәвештә алдырып, алдырып кына түгел, укып, аерым дәфтәргә теркәп тә барам.
– Уңышның сере нәрсәдә?
– Хезмәттә, тырышуда. Максат куясың, шуның өстендә эшлисең һәм зур уңышка ирешмәсәң дә, кечкенә уңышка ирешеп була.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat