«Мөселман эчке яктан да, тышкы яктан да үзен пакь тотса, аның догалары кабул була»

Дога – мөселманның иң төп таянычы. Шатлык килсә дә, борчуыбыз булса да, Аллаһны искә төшереп, кулларыбызны күтәреп, дога кылабыз. Ул кайчан кабул була? Дога Тәкъдирне үзгәртә аламы?

Казандагы «Рөстәм» мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин шул сорауларыбызга ачыклык кертте.

Таң атканда кылган догалар тизрәк кабул була дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Дога кабул була торган аерым бер ай, көн, сәгатьләр бармы?

– Әгәр мөселман кешесенең мал-мөлкәте, ризыгы, киеме хәләл булса, эчке яктан да, тышкы яктан да үзен пакь тотса, аның догалары кабул була. Рәнҗетелгән кешенең догасы да кабул була. Шуңа күрә кешене кимсетү, кыерсытудан сакланырга кирәк. Кешегә зарар китерү – үзеңә зарар китерү белән бер. Тәһәҗҗүд вакыты, ягъни таң атканчыга кадәрге чорда, җомга вакытының бер сәгатендә дә теләкләр кабул була. Биш вакыт намаздан соң кеше кулларын күтәреп Аллаһы Тәгаләдән сораса, ул кешенең догасы кабул була. Нинди дә булса изгелек эшләгәч, әйтик, корбан чалгач, сәдака биргәч, кешегә берәр изгелек эшләгәч, Коръәни Кәрим укыгач та догалар кабул була. Яңгыр, кар яуганда укылган, әти-әни тарафыннан баласы өчен кылынган догалар да кабул була.

Коръән ашында хатынкызның гаурәт урыннары күренсә, яулык астыннан чәче күренеп торса, догалар кабул булмый, диләр. Бу дөрестән дә шулаймы?

– Ашта Коръән укылгач һәм җәмәгать белән кул күтәреп дога кылгач, догаларыбыз кабул була. Хатын-кызның чәче күренәме-юкмы, гаурәте ачыкмы-юкмы – мөһим түгел. Ул бар очракта да кабул була. Монда иң мөһиме шул: кешеләр ашка килгәч, алар мәҗлеснең әдәбен сакларга тиеш. Хатын-кызларның гаурәт җирләре капланган булу шарт. Бер хәдистә: «Әгәр хатын-кыз бер җирдән үзенең гаурәтен ача икән, ул бүлмәдән фәрештә чыга», – диелә. Әмма бу дога кабул булмый дигән сүз түгел. Шулай да Коръән ашында гаурәт җирен күрсәтеп утырган кешегә каты итеп бәрелергә, аны мәҗлестән чыгарып ук җибәрергә ярамый. Ник дигәндә, ул вәгазьне тыңлый, шул рәвешле динне өйрәнә. Шуңа күрә аңа барын да җайлап кына аңлатырга кирәк. Икенче юлы инде Коръән ашына һичшиксез шәригатебез кушкан барлык таләпләрне үтәп киләчәк.

Аккан суга карап дога кылу, теләк теләү дөресме?

– Әгәр догаларыбыз табигатьтә үтәлсә, хозурланып, Аллаһы Тәгаләдән сорасак, ул, әлбәттә, үзгә яңа бер хис кертеп җибәрә. Әмма конкрет суга карап дога кылсаң, теләкләрең кабул була дигән сүзгә динебездә дәлил юк. Шәригать буенча догаларыбыз кыйбла тарафына карап һәм күңел белән Аллаһы Тәгаләгә ялварып укылырга тиеш.

Мине хәвефхәтәрләрдән сакласын дип, үзләре белән дога китабы йөртүчеләр, машинасына кечкенә генә дога китабы элеп куючылар бар. Динебез ягыннан караганда, болай эшләргә ярыймы?

– Хәвеф-хәтәрдән сакланасың килсә, Аллаһы Тәгаләдән: «Яраббым, мине хәвеф-хәтәрдән сакла», – дип дога кылырга кирәк. Машинага утырганда да «бисмилла» дип кузгалырга мөмкин. Аллаһ белән һәрчак күңел элемтәсен, сүз элемтәсен тоту мөһим. Шул ук вакытта кеше Коръәни Кәримнең бер аяте яки дога язылган бөти кулланса һәм Аллаһы Тәгаләнең бәрәкәте, ярдәме килә дип өметләнсә, ул очракта бу рөхсәт ителә. Сәхәбәләр чорында да кәгазьгә бер аять, дога язып, балага тагып куя торган булганнар. Ләкин шунысы мөһим: бу догалык капланып куелырга тиеш. Аны гаурәт урыннарга тагарга, пычрак урыннарга алып керергә ярамый. Пәйгамбәребезнең балдагында «Аллаһ» дигән сүз булган. Ул бәдрәфкә кергәндә аны салып куя торган булган. Соңгы арада бик кечкенә итеп ясалган Коръәни Кәримне машинага элеп куючылар күбәеп китте. Аңа карата ихтирамсызлык күрсәтү бу. Ул сувенир кебек эленеп торырга тиеш түгел. Коръәни Кәрим безгә аның өчен иңдерелмәгән.

Дога кайсы очракларда кабул булмаска мөмкин?

– Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: «Киеме, ризыгы, тормышы хәрам белән буталган кешенең догасы кабул булмый», – дигән. Шуңа күрә без хәрамнан гореф-гадәтләр өчен түгел, иң беренче чиратта, догаларыбыз кабул булсын өчен тыелабыз. Дога кылдым, ләкин җавабын күрмәдем, дигән кешенең дә догасы кабул булмый. Аллаһы Тәгалә барлык догаларыбызны да ишетә. Аңа җавап без теләгән вакытта түгел, ә Аллаһы Тәгалә тиеш дип тапкан чакта кайтарыла. Иманыбызның да бер сынавы бу. Без Коръәни Кәримнең аятьләренә ышанабызмы? Бу дөнья, ничек кенә озын тоелса да, чынлыкта ул – бик кыска вакыт кына. Шуңа күрә аның авырлыкларын сабырлык белән, Аллаһы Тәгаләгә тел-теш тидермичә тормышын үткәрә алган кардәшләргә Кыямәт көнендә Раббыбыз хисапсыз әҗер-саваплар вәгъдә итә. Хәдисләрдә дә: «Фәкыйрь, мескен кешеләр җәннәткә иң беренче керәчәк», – дип әйтелә.

Дога тәкъдирне үзгәртә аламы?

– Без – мөселманнар тәкъдиргә ышанабыз. Язмышыбыз алдан язылган. Сәхәбәләр дога кылган вакытта: «Йә, Аллаһ, әгәр безгә бәхетсез тормыш язылган булса, тормышыбызны бәхет ягыннан язып куй», – дип сораган. Шул яктан без аңлыйбыз: догаларыбыз тәкъдиргә ризык, һидаять, бәрәкәт-муллык ягыннан тәкъдиребезгә тәэсир итә ала. Әлбәттә, Аллаһы Тәгаләдән сораганда без чама хисен дә югалтмаска тиеш. Ул нәрсә безгә чынлап та кирәкме? Ул безгә файда китерәме? Әйтик, кеше үзенә зур йорт сорый, ди. Ләкин ул аңа авырлык тудырырга – кредит-бурычларга батырырга мөмкин. Шушы зур йорт гаиләсендә таркаулык китереп чыгара ала. Шул рәвешле дога безнең тәкъдиребезгә тәэсир итә ала. Шуңа күрә тормышта үзебезне башкача күрәсебез килсә, Аллаһы Тәгаләдән чын күңелдән сорарга кирәк.

 


Фикер өстәү