Улын СВОдан көтүче ана: «Хәтта яралангач та, госпитальдә икәнлеген шундук әйтмәде»

Чирмешәндә яшәүче Альвида Гайнетдинова бүген, башка көннәрдәге кебек үк, улыннан яхшы хәбәрләр көтеп яши: 22 яшьлек Булаты, контракт буенча, махсус хәрби операця зонасында хезмәт итә. Бу хакта «Безнең Чирмешән» басмасы яза.

— Улым хәзер Донецк ягында. Әле кичә хәбәр итте: кабат алгы сызыкка баралар, димәк, берничә көн яки атналап элемтәгә чыкмаячак, — ди батыр ул үстергән әни кеше.

Булат, Чирмешәннең кадетлар мәктәп-интернатын тәмамлап, Казан шәһәренең халык сәнгате һөнәрләре техникумында зәрканчы — ювелир белгечлеген үзләштергән. Аннан соң — армия сафларына.

«Безнең Чирмешән» басмасы язуынча, Булат бер ел армия хезмәте урынына ике елга контракт төзеп киткән.

— «Вакыт тиз үтә ул, әни», — диде. Улым хезмәт итә башлаганнан соң биш ай гына үткән иде, махсус хәрби операция башланды. Аларны шунда озаттылар. Озакламый өч ел була инде балакаемның хезмәт итүенә, — ди Альвида ханым. – Әле кичә генә мәктәп укучысы иде, бүген инде ул илебез сагында.

Вивальди позывнойлы сугышчы якташыбыз күптән түгел генә ике атналык ялда булып киткән. Әнисе, туганнары белән кыска вакытта гына булса да күрешеп китү – үзе зур сөенеч.

— Мин көн саен аңа язып торам. Иртән торсам, «Хәерле иртә» дип җибәрәм, кичкә керсәм, хәерле төннәр телим. Эштәге, көндәлек яңалыкларымны язып җибәрәм. Кайчан вакыты була, кереп карар, дим. Булат инде җае чыккан саен җавап бирә. Туганнар, күршеләр турында сораша. Шул, күбрәк язышып хәбәрләшәбез инде, шалтыратулар сирәк була. Гомумән, ул күп сөйләми андагы хәлләрне. Хәтта яралангач та, госпитальдә икәнлеген шунда ук әйтмәде, бераз ярасы җайлана төшкәч кенә миңа хәбәр итте. Ул минем улым гына түгел, дустым да, сердәшчем дә, киңәшчем дә, терәгем дә, — ди ана.

Исегезгә төшерәбез: 1 июньнән республикадан контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләргә 700 мең сум акча түләячәкләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килешү төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне 505 мең сумга кадәр (моңа кадәр ул 305 мең сум иде) арттырырга карар кылды. Билгеле булганча, ул Россия Оборона министрлыгыннан түләнә торган 195 мең сумга өстәлә. Яңалык җәйнең беренче ике аенда Татарстанда контракт төзүчеләргә кагылачак. Шулай итеп, яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме, республика шәһәрләре, районнары һәм предприятиеләре күрсәткән ярдәм чараларын да исәпкә алып, 1 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Ул яшәү урынына карамастан, Татарстан территориясендә килешү төзегән һәркемгә кагыла. Тулырак мәгълүматны БИРЕДӘН алырга мөмкин.

/Безнең Чирмешән

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү