Мәгълүм булганча, биш көн дәвамында, ягъни 15, 16, 17, 18 һәм 19 июнь көннәрендә Тәкбир әт-Тәшрик көннәре билгеләп үтелә. Шушы көннәрдә (15 июньдә иртәнге намаздан башлап 19 июньдә икенде намазын кертеп), фарыз намазларыннан соң (барлыгы 23 тапкыр), сәлам биргәч, тәкбир-тәшрик әйтелә.
Тәкбир әт-Тәшрик көнендә түбәндәге сүзләр әйтелергә тиеш:
«Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд».
Аның мәгънәсе: «Аллаһ бөек, Аллаһ бөек!
Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга, табынырга лаеклы һичбер илаһ (зат) юк һәм Аллаһ бөек!
Аллаһ бөек! Барча мактаулар Аллаһка!».
Ирләр тәкбирне тавыш белән, хатын-кызлар эчтән генә, пышылдап әйтергә тиеш.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat