Пермь крае Барда авылында XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе уза. Бәйрәмдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
— Чын күңелдән барыгызны да үзебезнең иң яраткан бәйрәм белән котлыйм. XIV нче Бөтенроссия авыл Сабан туенда Татарстанны тәкъдим итү — безнең өчен зур дәрәҗә. Без монда икенче тапкыр. Елдан-ел Пермь крае матурлана бара. Бардада да нинди үзгәрешләр булганын күрәбез, — диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан башлыгы Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонинга һәм Барда округы башлыгы Хәлил Алапановка Сабантуйны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде.
— Пермь крае җитәкчелегенә җылы кабул итүләре өчен зур рәхмәт. Бергә булырга кирәк, бердәм булыйк. Бәйрәм белән! , — дип өстәде рәис.
Дмитрий Махонин Пермь краеның күпмилләтле булуын билгеләп узды.
— Бер җирдә дуслыкта һәм тынычлыкта бергә яшәүче халыкларыбызның гореф-гадәтләрен кадерлибез. Бәйрәм чыннан да истә калырлык булсын өчен бик тырыштык, — диде Пермь крае башлыгы.
Бәйрәмдә Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов та катнаша. Дмитрий Махонин эстафетаның киләсе елга Киров өлкәсенә тапшырылуын әйтте.