Пермь краеның Барда авылында узучы XIV Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батыры билгеле.
Финалда Татарстан егетләре Раил Нургалиев белән Радик Сәлахов бил алышты. Абсолют батыр булып Радик Сәлахов калды. Көрәшчегә тәкә һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләге — «Лада Гранта» автомобиле бүләк ителде.
Машина ачкычын батырга Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat